Хәбәрләр

Бүген Татарстанда яңгыр көтелә, температура +25 градуска кадәр күтәрелә

Бүген республикада аязучан болытлы һава торышы, төнлә бераз яңгыр, кайбер урыннарда көчле яңгыр, көндез урыны белән кыска вакытлы явым-төшем көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, яшен вакытында аның тизлеге 15-17 метрга кадәр җитә. Төнлә температура +10..+15 градус тәшкил итте, көндез исә һава +20..+25 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев