«Тыныч күк йөзе телибез» хәйрия фонды җитәкчесе, якташыбыз, Олы Урсак авылы кызы Резедә Маматаджиева «Коммерцияле булмаган оешмалар хатын-кызлары» беренче илкүләм профессиональ премиясенең «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» номинациясендә җиңүче булды.
Бүләкләү тантанасы июль башында Мәскәүдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында узган коммерцияле булмаган оешмалар хатын-кызлары лидерларының III Бөтенроссия форумы кысаларында үтте.
Форумда илнең төрле төбәкләреннән хәйрия фондлары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, экспертлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре җыелды. Катнашучылар коммерцияле булмаган секторны үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты, уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклашты, тематик секцияләрдә, мастер-классларда һәм профессиональ дискуссияләрдә катнашты.
«Коммерцияле булмаган оешмалар хатын-кызлары» илкүләм профессиональ премиясе форумның төп вакыйгаларының берсе булды. Быел бәйгегә Россиянең 76 төбәгеннән 250 гариза килгән, 200ләп катнашучы финалга чыккан.
Якташыбыз Резедә Маматаджиева да жюриның югары бәясенә лаек булды. Ул «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» номинациясендә җиңү яулады. Әлеге номинациядә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектлар һәм инициативалар билгеләп үтелә. Резедә Маматаджиева форум кысаларында тактик аптечкалар әзерләү буенча мастер-класс та үткәргән.
Әлеге бүләк 2023 елның сентябреннән хәрбиләргә һәм халыкка гуманитар ярдәм күрсәтү өчен битараф булмаган кешеләрне берләштергән «Тыныч күк йөзе телибез» хәйрия фондының зур һәм фидакарь хезмәтенә бирелгән югары бәя булды.
— Бәйгедә катнашу өчен сайлап алу этабын, ярымфиналны һәм финалны уңышлы уздым. Экспертлар комиссиясенә фотолар, видеоматериаллар һәм фонд эшчәнлеге турында презентация кергән портфолио тәкъдим иттем. Бәйге нәтиҗәләре буенча миңа диплом һәм уку өчен грант тапшырдылар, — диде Резедә Маматаджиева.
Фонд эшли башлаганнан бирле, Резедә махсус хәрби операция зонасына 44 тапкыр гуманитар йөк озата барган. Йөк машиналарында һәм «Газель» автомобильләрендә алгы сызыкка дистәләгән тонна кирәк-ярак илткән. Бүген фонд 18 полкка һәм өч кыр госпиталенә ярдәм күрсәтүне координацияли. Шәхси сәфәрләрдән тыш, гуманитар йөк шул юнәлештә баручы транспорт белән дә даими җибәрелә. Быелның июль аенда гына шундый дүрт гуманитар йөк озатылган, тагын ике тапкыр хәрби часть вәкилләре үзләре ярдәм сорап килгән.
Резедәнең тормыш иптәше дә махсус хәрби операция зонасында. Ул өч бала тәрбияли: 15 яшьлек Амалия, 11 яшьлек Даниэль һәм 11 айлык Аслан. Барлык башлангычларында аңа әнисе, бертуган абыйсы һәм хәйрия фондының күпсанлы волонтерлары ярдәм итә.
Форумны һәм илкүләм профессиональ премияне коммерцияле булмаган оешмалар һәм социаль бизнес профессионалларының «Планерка» клубы «Ачык коммерцияле булмаган оешмалар» медиаплатформасы мәгълүмати ярдәме белән оештырган. Аларның төп максаты — гражданлык инициативаларын үстерү, хатын-кыз лидерларга ярдәм итү һәм коммерцияле булмаган эшчәнлек өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләрне тарату.
Нет комментариев