Хәбәрләр

Имтиханнар артта калды

Шимбә көнне гомумбелем бирү учреждениеләре директорлары катнашында узган киңәшмәдә дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм бердәм дәүләт имтиханнарына йомгак ясалды.

Киңәшмәдә муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәх­мәтуллин катнашты. Дүшәмбе көнне мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров бу турыда киңәйтелгән планеркада чыгыш ясады һәм мәгариф учреждение­ләренең җәйге чорга эш планы белән таныштырды. 125 чыгарылыш сыйныф укучысының (шул исәптән мәк­тәпне алдагы елларда тәмамлаган бер укучы) икесеннән кала, барысы да кулларына өлгергәнлек аттестаты алды. Медальгә дәгъва кылган алты укучы да имтиханнарны уңышлы тапшырды. 9 сыйныфны тәмамлаучы 195 укучының 177се дәүләт йомгаклау аттестациясен беренче тапкыр бирүдә үк тапшырды, 18е тиешле балларны икенче тапкырда гына җыйды.


Имтиханнар артта калды

Нет комментариев