Хәбәрләр

Изгелек җирдә ятмас

21 апрель-28 апрель көннәрендә Бөтенроссия күләмендәге "Язның шәфкатьлелек атналыгы" акциясе үткәрелә.

Илебез күләмендә узучы әлеге акциянең исеменнән үк күренгәнчә, бу атна гел игелекле эшләргә генә юнәлдере­ләчәк. Аның максаты - яшьләрне әх­ла­кый кыйммәтләргә тарту, социаль яктан активлаштыру, аларга эколгик һәм патриотик тәрбия бирү. Язның ямьле көн­нәрендә узучы бу акция кысаларында район социаль яклау бүлеге эш планы төзеде. Анда "Шәфкатьлелеккә юл" проектын тормышка ашыру, район Картлар һәм инвалидлар йортына бару, авылларда яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кеше­ләргә булышу, сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәлләр ти­рә­сен тәртипкә китерү карала.


“Язның шәфкатьлелек атналыгы” акциясе

Нет комментариев