Игенчеләребез быелгы урып-җыю эшләрен уңышлы төгәлләде. Кайбычның уңдырышлы басуларыннан барлыгы 107 мең тонна ашлык җыеп алынды. Игеннәрнең һәр гектары уртача 34,4 центнер уңыш бирде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, язгы кыр эшләре башлануга ук, быел 100 мең тоннадан артык ашлык үстерәчәкбез, дип авыл хезмәтчәннәре алдына зур бурыч куйган иде. Максаты тормышка ашты! Югыйсә, әле ул вакытта җәйнең нинди булачагы, һава торышының иген культуралары өчен ничек киләчәге, яңырлар явармы-юкмы икәнлеге бөтенләй билгеле түгел иде. Игеннәр тишелеп үсеш алган вакытта да, урып-җыю чорына кагылышлы киңәшмәләрдә дә еш кабатлады ул бу сүзләрне. Шулкадәр зур ышаныч белән әйтү өчен ныклы нигез булуына да басым ясады. Кайбычка куәтле инвестор «Август-Агро» кампаниясе килүе, аларның берсеннән-берсе куәтле авыл хуҗалыгы техникасы сатып алулары, игенчелек өлкәсендә бар эшне технология таләпләрен үтәп башкарулары, бу тармакка бик күп яңалыклар алып килүләре, төзелешләр алып барулары, әлбәттә, җитештерүчәнлеккә уңай йогынты ясады. Быелгы зур икмәктә нәкъ менә аларның саллы өлеше бар. «Туган як-Агро», «Родина» җәмгыятьләре, фермер хуҗалыклары да нәтиҗәле эшләде.
— Йөз мең тонна ашлык турындагы хыялыбыз тормышка ашты! Ашлык җыеп алу күләме буенча республикада беренче унлыкта булсак, уңдырышлылык буенча беренче бишлеккә керәбез, — диде игенчеләрне нәтиҗәле хезмәткә рухландырып торган Альберт Рәхмәтуллин. — Әлеге зур җиңү өчен райондагы барлык хуҗалыклар җитәкчеләренә, белгечләргә, комбайнчыларга, механизаторларга, икмәк ташуда эшләгән шоферларга урып-җыюны матур итеп төгәлләүләре өчен рәхмәт әйтәм. Сәламәт булыгыз, киләчәктә дә югары күрсәткечләргә ирешеп эшләргә язсын! Табыннарыбызны икмәкле итүчеләргә, илебезне туендыручыларга рәхмәтне, күпме генә әйтсәң дә, аз кебек тоела.
Кайбыч районы үз тарихында икенче тапкыр бөртекле культуралардан 100 мең тоннадан артык ашлык суктырды. Аның беренчесе 2017 елда булган иде.
Нет комментариев