Олы Кайбыч авылының Октябрьская урамында ятим, караучысыз калган балалар өчен сигезәр фатиралы ике йорт төзеләчәк.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, аның төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Елена Давыдова төзелеш эшләре барышы белән танышты.
Хәзерге вакытта төзеләчәк йортлар өчен урын әзерлиләр. Төзүчеләр йортларны ел ахырына кадәр файдалануга тапшырырга планлаштыра.
Нет комментариев