Хәбәрләр

Камалыш каһарманнары

Илебез халкы 27 гыйнварда Ленинград блокадасы өзелгән көнне билгеләп үтте.

Бөек Ватан сугышы тарихында тирән эз калдырган бу камалыш вакытында Ленинградта яшәүчеләргә дә, шәһәрне саклаучы сугышчы-солдатларга да авыр сынаулар аша узарга туры килгән. 1941 елдан 1944 елга ка­дәр дәвам иткән сугышта җиңү күп югалтулар бәра­бә­ренә яуланды. Бүгенге көндә безнең районда дүрт Ленинград блокадасы ветераны гомер кичерә. Аларның икесе Олы Кайбычта, калганнары Кече Кайбыч һәм Симәки авылларында яши.


Кече Кайбыч Ленинград блокадасы

Нет комментариев