Кайбычта экологик дәресләр узды
Хәбәрләр

Кайбычта экологик дәресләр узды

15 майда районның барлык мәктәпләрендә дә экологик дәресләр узды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурс­лар министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә дүртенче елын үткәрелүче "Бердәм экологик дәрес" гомумреспублика акциясе кысаларында узган бу дәрес Халыкара экологик белем бирү көненә багышланды. Аның максаты - үсеп ки­лү­че яшь буында табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, аларның игътибарын экологик прблемаларга юнәлтү, экологик үзаң формалаштыру. Әлеге дәрестә туган ягыбыз табигатен саклауда һәркем үз өлешен кертергә тиеш, дигән фикер кызыл җеп булып ятты.


Кайбычта экологик дәресләр узды

Нет комментариев