Хәбәрләр

Каюм Насыйри укуларында

Казанда яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге төбәкара фәнни-тикшеренү укулары узды.

Татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның бай иҗади мирасын, тел белеменә керткән өлешен өй­рә­нү, мәдәни-тарихи кыйммәтләрне барлау максатында унынчы тапкыр үткәрелүче бу укуларда Кайбыч укучылары да ел саен катнаша. Быел анда Чүти урта мәктәбе укучысы Илсөяр Шә­рәфетдинова, Кошман мәктәбе укучысы Айгөл Нәфыйкова, Иске Чәчкаб мәк­тәбеннән Айзилә Гыйләҗева уңышлы чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде.


Каюм Насыйри исемендәге төбәкара фәннитикшеренү укулары

Нет комментариев