Хәбәрләр

Казан табиблары көнбагыш белән тончыккан бер яшьлек кызны коткарган

Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары уң бронхына көнбагыш кереп, шуның аркасында сулый алмаган бер яшьлек кызны коткарган.

Бу хакта социаль челтәрләрдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Альмир Абашев хәбәр итә.

Сулыш юлларына кергән теләсә нинди чит әйбер бер яшьлек бала өчен үлем куркынычы тудыра. Сабыйларда бронхларның диаметры — берничә миллиметр, шуңа күрә кечкенә генә көнбагыш та сулыш алуны туктатырга сәләтле.

Баланы коткару өчен табиблар бронхоскопия — чит предметны кисемсез алырга мөмкинлек бирә торган операция ясаган. Операция уңышлы үткән. Хәзерге вакытта кыз табиблар күзәтүе астында. Аның тормышына берни дә янамый.

Источник: «Татар-информ»


Нет комментариев