Хәбәрләр

Казанлыларга – Кайбыч сые

Узган шимбәдә районыбыз аграрийлары Казан шәһәренең Яңа Савин районы базарында сату итте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең сыйфат һәм хәзерләүләр буенча консультанты Илфат Шәрә­фи­ев әйтүенчә, төрле авыл хуҗалыгы продукциясе төягән 25 автомобиль иртәнге сәгать 3 тә Казан шәһә­ренә кузгалган. Кайбычлылар казанлыларга сөт, мө­гезле эре терлек, каз, үрдәк ите, бодай тәкъдим иткән. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылның социаль үсеше буенча урынбасары Айдар Сәлахов кайбычлыларның ярминкәгә әзерлегенә югары бәя биргән. Бу көнне якташларыбыз 2 миллион 400 мең сумлык товар саткан.


Кайбыч сые

Нет комментариев