Хәбәрләр

Кече Мәмедә Россия Героеның әнисен 80 яшьлек юбилее белән котладылар

Кече Мәме авылында туып-үскән Россия Герое Владимир Козинның әнисе Анна Козина 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Сигез дистә ел эчендә аңа күп сынаулар кичерергә туры килгән. Аларның иң авырлары соңгы елларга туры килә: махсус хәрби операция барышында аның ике улы — Владимир һәм Николай, шулай ук оныгы Николай батырларча һәлак була. Ләкин, авыр кайгылар кичерүенә карамастан, ул туганнарының кайгыртуы һәм якташларының ихтирамы белән уратып алынган көчле рухлы хатын-кыз булып кала.

Юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аның урынбасары Эльвира Заһидуллина котлады. Ул Анна Михайловнага Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Халыкка почта хезмәте күрсәтү өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте, дүрт улын һәм кызын лаеклы тәрбияләве өчен рәхмәт белдерде.

Котлауларга Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева да кушылды. Аның үзенең дә олы улы бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында Ватан сагында тора. Юбилей шатлыгын уртаклашырга уллары — Иван һәм хатыны Людмила, Вячеслав, оныклары, шулай ук Анна Михайловнага көндәлек эшләрендә ярдәм итүче социаль хезмәткәр Вадим Федотов та килгән иде.

Анна Козина һәрвакыт игътибар һәм кайгырту үзәгендә. Респуб­лика, район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге аңа һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Анна Козинаны ел саен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуларга чакыралар. Ул— районда һәм авылда үткәрелүче патриотик чараларның мактаулы, иң кадерле кунагы. Герой үстергән ананың тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту да игътибардан читтә калмаган. Район хакимияте ярдәме белән аның йортында санузел куелды.

Кече Мәме төп мәктәбе Россия Герое Владимир Козин исемен йөртә, бинага Владимир һәм Николай Козиннар хөрмәтенә мемориаль такталар урнаштырылган.

Авыл мәдәният йорты янында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә салынган һәйкәл янәшәсендә Владимир Козин бюсты куелган.

Биредә митинглар, патриотик акцияләр һәм истәлекле чаралар уза. Ә бу җәйдә район үзәгендә Россия Герое сурәтләнгән мурал пәйда булды. Бу халыкның үз батырларына булган чиксез рәхмәтен һәм онытылмас хәтерен күрсәтә.

Анна Козинаның каһарман улларының якты истәлеге халык күңелендә мәңге сакланыр. 

Кече Мәме авылында яшәүчеләр үзләре дә батырлык һәм Ватанга мәхәббәт рухы белән сугарылган. Дүрт ел дәвамында авыл волонтерлары махсус хәрби операция сугышчылары өчен маскировка челтәрләре үрә. Волонтерлар арасында Анна Михайловнаның килене Людмила да бар. Ул беренче көннәрдән үк шушы кирәкле эшкә тотынган. Махсус хәрби операциядә һәлак булган улы Николайның тормыш иптәше Алефтина да бу эшнең башында торган, әмма ул да арабыздан вакытсыз китеп барды. Җирлектә яшәүчеләр тарафыннан үрелгән маскировка челтәрләренең саны 980нән артып киткән.

Минем Анна Михайловнаның йортында берничә тапкыр булганым бар. Ике ел элек аның хакында газетага да язган идем. Шуннан бирле Казанда яшәүче кызы Светлана белән тыгыз элемтәдә торабыз. Өйләрендәге кунак бүлмәсенә үтүгә, андагы зур гаилә портретына күз төшә. Аны Светлана ясаткан булган. Бу фото нәкъ биш ел элек, Анна Михайловнаның 75 еллык юбилее көнендә төшерелгән. Ул чакта аның биш баласы бәйрәм табыны артына бергә җыелган булган.

Барысы да бәхетле, йөзләрендә —шатлык нуры. Хәзер бу фото алар өчен бик кадерле. Ул бергә булган бәхетле, тыныч көннәрнең кадерле истәлеген саклый.
Бу юбилейга уллары Вячеслав белән Иван әниләре өчен махсус бүләк әзерләгән. Алар урам яктан өйләре стенасына хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган энеләре Владимир һәм Николайның фотолары төшерелгән мемориаль такта куйган. Бу аларның каһарман энеләренә булган чиксез хөрмәтен күрсәтә.

Анна Михайловна балалары, оныклары, якыннарының кайгыртуын тоеп яшәвен дәвам итә. Аның ныклыгы, балаларына булган чиксез мәхәббәте һәркемдә тирән хөрмәт һәм соклану хисләре уята. Ә аның батыр уллары — Ватанның чын сакчыларының якты истәлеге Козиннар гаиләсендә генә түгел, ил хәтерендә мәңге җуелмас.


Нет комментариев