ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган махсус комиссия Колаңгы станциясендә урнашкан «Яратель Корм» бүлегенең яңа уңыш ашлыгын кабул итәргә әзерлеген тикшерде.
Министрлык вәкиле Рәзинә Мөхетдинова рәислегендәге комиссия үз эшен җәмгыятьнең ашлык сыйфатын тикшерүче лабораторияне караудан башлады. Лаборатория мөдире Наҗия Сибгатуллина эшчәнлекләре, документлар, җиһазлар белән таныштырды. Кош-корт өчен катнашазык җитештерү заводы җитәкчесе Ринат Сабиров биредә барлыгы күпме ашлык кабул ителәчәге, заводның эшчәнлеге, заманча технологияләр, ничә төрдә, күпме катнаш азык җитештереләчәге, бөртек складларының яңа уңышны кабул итәргә әзерлеге турында сөйләде.
Барлык биналарны, җиһазларны карап чыкканнан соң, комиссия эшчәнлекләрен уңай бәяләде.
Нет комментариев