Хәбәрләр

Кош гриппын профилактикалау чараларына старт бирелә

Район Советының утырышлар залында «Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда югары патогенлы кош гриппын профилактикалау» темасына киңәшмә үтте.

Аны башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров алып барды. 

Киңәшмә Апас территориаль ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге начальнигы Фиргать Сафин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, ветеринария берләшмәсе начальнигы Радик Сабирҗанов, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды. 

— Кош гриппы — кыргый һәм йорт кошларын зарарлаучы кискен йогышлы вируслы авыру. Ул кошларның күпләп үлүе белән генә түгел, хуҗалыкларга зур икътисади зыян китерүе, кайбер вирус штаммнарының кешегә дә күчәргә мөмкин булуы белән дә куркыныч. Бездә дә күчмә кошлар туктала торган сулыклар күп. Нәкъ менә суда йөзүче кыргый кошлар вирусның төп табигый чыганагы булып тора да инде. Йорт кошларының кыргый кошлар белән уртак сулыкларда булуы, инфекциянең азык яки тизәк аша хуҗалыкларга үтеп керүенең төп юлы булып санала,— диде Радик Сабирҗанов, кошларда күзәтелүче авыруның төп билгеләренә тукталып.

Авыру вакытында тавыкларның аппетиты һәм йомырка салуы кискен кими, алар хәлсезләнә, аз хәрәкәтләнә, баш һәм муены шешә, кикриге һәм алкалары күгәрә, көзән җыера, томшыгы һәм күзендә эрен барлыкка килә, эче китә. Бу вакытта кошлар кинәт күпләп үлә башлый.

Үз хуҗалыгыңдагы кошларны әлеге чирдән ничек сакларга соң? Фаҗигагә юл куймас өчен, һәр кош асраучы биологик иминлек кагыйдәләрен үтәргә тиеш.

Беренчедән, кошларны иреккә чыгармаска кирәк. Кошларның сезонлы күчү чорында (яз һәм көз айларында) ябык бинада тотарга киңәш ителә. Аларның кыргый кошлар белән элемтәсен тулысынча булдырмаска кирәк. Икенчедән, азыкны кыргый кошлар һәм кимерүчеләр керә алмый торган ябык биналарда саклагыз.

Эчертә торган су чиста булырга тиеш. Кошларны карау өчен аерым өс киеме һәм аяк киеме кулланырга, сарайны даими рәвештә дезинфекцияләп торырга кирәк. Кош гриппы вирусы югары температурага сизгер. Итне яхшылап пешерү яки кыздыру вирусны юк итә. Әмма авыру кош түшкәсен эшкәртү кеше өчен бик куркыныч.

10 августтан республикада, шул исәптән Кайбыч районында, кош гриппын профилактикалау чараларына старт бирелде. Бу чорда яшь кошларны һәм инкубация йомыркаларын бары тик ветеринария документлары булган, тикшерелгән хуҗалыклардан гына сатып алу зарур. Билгесез кешеләрдән һәм рөхсәт ителмәгән урыннардан кош-корт сатып алу тыела. Йорт кошларын урамга, сулыкларга чыгармаска кирәк. Алар суда йөзеп йөргән кыргый кошлардан кош гриппы авыруы ияртергә мөмкин. 

Шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы барлык кошлар авыл җирлекләрендә һәм районның ветеринария хезмәтендә исәпкә куелырга тиеш. Кошларның үлүен яки авыру билгеләрен күргән очракта, үзлектән дәваларга һәм үлгән кошларны мөстәкыйль рәвештә юк итәргә тырышмаска, авыру кошны кичекмәстән аерып куярга киңәш ителә.

Бу хакта ашыгыч рәвештә Кайбыч район дәүләт ветеринария берләшмәсе дәүләт бюджет учреждениесенә 8 (84370) 2-12-27 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.

Чыгыш ясаучылар киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Алексей Макаров әйтүенчә, авыл җирлекләре башлыклары бу хакта халыкка җиткерергә тиеш.


Нет комментариев