Бакчада кычытканнар «борын төртә» башлады инде. Димәк, тиздән ашын пешерергә дә вакыт җитә.
Тавык шулпасы пешерәбез. Итен алып куеп, аерым кулланабыз. Әзер шулпаны сөзеп, вак шакмаклап тураган 1-2 бәрәңге, эре угычтан чыгарган 1 кишер, ваклап туралган 1 зур булмаган суган, тәменчә тоз салабыз.
Бәрәңге пешеп чыгар алдыннан юып саркыткан кычытканны турап салабыз. 2 йомырканы аерым савытта туглыйбыз һәм әкрен генә болгата — болгата шулпага агызабыз. Утын сундереп, 10 минут төнәтеп тотабыз.
Нет комментариев