Хәбәрләр

Медикларга эш җитәрлек

Яңа елның беренче дүрт көнендә район үзәк сырхауханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә 41 кеше мөрәҗәгать иткән, унсигез кешене сырхауханәгә салганнар.

Мөрәҗәгать итүчеләр арасында төрле тән җәрә­хәтләре алучылар, исерткеч эчемлекләрне артыграк кулланучылар, салкын тиеп авырган алты бала да бар. Шулай да йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан зарланып медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны күбрәк. Бала табучылар юк.


Нет комментариев