Хәбәрләр

Сентябрьдә Россия халкын 22 эш һәм сигез ял көне көтә

Сентябрьдә Россия халкын 22 эш һәм сигез ял көне көтә.

Бу хакта РИА Новостига Президент академиясенең Дәүләт хезмәте һәм идарә институтының Халкының финанс грамоталылыгын арттыру буенча федераль методик үзәге эксперты Екатерина Медякова хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, сентябрь өстәмә ял көннәре булмаган гадәти эш ае булып тора. Анда барлыгы 30 календарь көн, шуларның 22се эш көне, ә сигезе ял көне булачак.

Стандарт биш көнлек эш атнасы белән эшләүче россиялеләр сентябрьдә 176 сәгать эшләячәк.

Медякова сентябрьдә дәүләт бәйрәмнәре булмавын ачыклады. Шуңа күрә ай дәвамында өстәмә ял көннәре, шулай ук кыскартылган бәйрәм алды эш көннәре каралмаган.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев