"Татарстан-Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы территориаль бүлеге конференциясендә яңа рәис сайладылар.
Хәзер әлеге иҗтимагый хәрәкәт белән Мәлкидән Александр Акрымов җитәкчелек итәчәк. Конференциядә территориаль бүлек Советының яңа әгъзалары да сайланды. Анда шулай ук 14 сентябрьдә узачак сайлауларга Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатуралар билгеләүдә праймеризда катнашучылар исемлеге расланды. "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең 18 мартта Казанда узачак конференциясендә Александр Акрымов, авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков һәм "Кайбыч таңнары" газетасы хәбәрчесе Фирәдә Сайранова катнашачак.
Нет комментариев