Хәбәрләр

Татарстанда атна ахырына кадәр салкынча һәм яңгырлы һава торышы урнаша

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җомга һәм шимбә, 15 һәм 16 августта, республикада аномаль салкын һава торышы саклана — ял көннәрендә уртача тәүлеклек температура нормадан 8-9 градуска түбән булачак. Урыны белән яңгыр ява. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы +5..+10 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +10..+16 градустан да югары күтәрелмәячәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе, 17 һәм 18 августта, Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгыр ява, әмма температура фоннары акрынлап күтәрелә башлый. Киләсе атнаның беренче көнендә һава көндез +14..+19 градуска, ә икенче көнне +20..+25 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев