Хәбәрләр

Татарстанда аварияләр саны кимесә дә юл һәлакәтләрендә үлүчеләр арткан

Авария һәм аларда имгәнүчеләр саны кимүгә дә карамастан, быелның җиде аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 22 кешегә арткан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

«Быелның җиде аенда республика юлларында 1 808 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 63 очракка кимрәк. Юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүчеләр саны шулай ук 87 очракка азайган, әмма һәлак булучылар саны 22 кешегә арткан», — дип белдерде ул.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев