Татарстанда бүген урыны белән кар явуы көтелә.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, кайбер районнарда буран чыгуы ихтимал.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исә, көндез урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә һава температурасы −8.. −13 градус, көндез −3.. −8 градус салкын булачак.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре фаразлана.
Нет комментариев