Хәбәрләр

Татарстанда яңгыр, яшен һәм +20 градуска кадәр җылылык көтелә

Бүген Татарстанда тотрыксыз һәм дымлы һава торышы көтелә, ә температура күтәреләчәк.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава, яңгырлар фаразлана. Көндез урыны белән яшенле яңгырлар явуы ихтимал. 
Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге урыны-урыны беләнсекундына 14 метрга кадәр көчәячәк.

Салкын төннән соң, көндез Татарстан буенча һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев