Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 4 июньдә Татарстанда яшен, секундына 17 метрга кадәр тизлектәге көчле җил көтелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мондый һава торышы вакытында реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында, шулай ук йорт диварлары янында качып торырга ярамый, дип искәртте.
Автомобиль йөртүчеләрне юлларда кискен маневрлар ясамаска һәм туктаганда тизлекне акрын гына киметергә чакырдылар.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев