Кайбыч төбәгендә туып-үсеп, тарих фәннәре докторы, профессор дәрәҗәләренә ирешкән Рәфыйк Абзалович Петров фәннәр һәм сәнгать академиясенең "Россиягә тугрылыгы өчен" медале белән бүләкләнде.
Якташыбыз быел "Европа-Азия" халыкара гуманитар академиясенең "Шәфкатьлелек" дигән алтын медаленә дә лаек булды. Әлеге зур бүләк аңа яңа буын белгечләре тәрбияләүгә керткән зур өлеше, дөнья мәдәнияте, толерантлык, шәфкатьлелек, милләтара һәм конфессинальара бердәмлек кебек кыйммәтләрне пропагандалаганы өчен тапшырылды.
Нет комментариев