Зариф Бәширинең тууына 125 ел тулу уңаеннан Чүтидә әдәби-музыкаль кичә
Хәбәрләр

Зариф Бәширинең тууына 125 ел тулу уңаеннан Чүтидә әдәби-музыкаль кичә

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай белән бер чорда әдәбиятка килгән язучы Зариф Бәширинең тууына 125 ел тулу уңаеннан 18 майда әдәби-музыкаль кичә үткәрелә.

Язучы туып-үскән Чүти авылының мәдәният йортында узачак бу тантанада Татарстан Язучылар берлеге, күрше Чувашия Республикасыннан язучылар, әдәбият әһелләре катнашачак. Анда Зариф Бәширинең Башкортстан башкаласы Уфада яшәүче оныгы, рәс­сам Энрике Бәшири дә кайта. Әлеге тантана иртән­ге сәгать тугызда башлана.


Зариф Бәширинең тууына 125 ел Чүти

Нет комментариев