Хәбәрләр

Зур Урсак авылында ифтар мәҗлесе үтте

Изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре уздыру - күркәм гадәт. Шушы көннәрдә генә Кече Урсак, Чүкри-Алан һәм Зур Урсак авылы халкы өчен авыз ачтыру оештырылды.

Гадәт буенча, биредә мәҗлес үткәрүне бер гаилә үз өстенә ала. Быел Эльмира һәм Рифкать Сәлаховлар гаи­ләсе тырышлык куйды. Мәҗлестә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты. Имам-хатыйб Рәфыйк хәзрәт Зарипов Коръән сурәләре укыды, вәгазь сөйләде. Ифтар мәҗлесе тәмамланганда яңгыр да башланды. Ураза тотучылар рәхмәт хисләрен җиткерде.


Зур Урсак авылында ифтар мәҗлесе үтте

Нет комментариев