Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Демографик хәл үзгәрерме?

    Без, район газетасы журналистлары, Кайбычта демографиянең түбән булуы хакында даими язабыз. Үз төбәгебез өчен җаныбыз әрни.

    Иң беренче чиратта, Кайбычта онкологик авырулардан вафат булу күр­сәт­кеченең югары булуы борчу тудыра. Бу исә турыдан-туры халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты һәм югары технологияләрне куллануга бәйле. Дөрес, соңгы елларда сәламәтлек саклау учреждениеләренә игътибар арта, заманча яңа медицина җиһазлары бе­лән дә тәэмин ите­леш күзгә күренеп үзгәрә. Район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Газимагомед Магомедов сүзләренә караганда, яңа кабул итү-диагностика бү­легенә 2,5 миллион сумга югары класслы портатив ультратавыш сканеры, ясалма вентиляция аппараты (сулыш алган вакытта кислород күләмен күр­сәтүче мониторинглы), лапароскипик диагностика комплексы, баш миен һәм кан тамырларын тикшерү өчен компьютерлы күчмә эхоинцефалограф, канга экспресс-анализатор, күчмә рентген аппараты һәм җитди авыруларны йөртү өчен каталка (нигезе - рентген үтә кү­рен­мәле) кайтартылды. Боларның барысы да фе­дераль бюджеттан фи­нанслана. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аша хирургия бүлегенә операция өстәле, йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклау өчен электрокардиограф бирелгән, поликлиника, стационар бүлеккә ике миллион сумлык җиһаз алыначак. Болардан тыш, хирургия, терапия, стоматология бү­лекләрен ремонтлау өчен 20 миллион сум акча тотылачак. Авыл медицинасы да читтә калмый. Мәл­кидәге фельдшер-акушерлык пункты заманча итеп төзелүче авыл клубында урнашачак, Мөрә­ле клубы ремонтыннан соң анда медпункт та кү­че­релә, Иске Тәрбиттә модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү мәй­даны әзер, сигез ФАПта агымдагы ремонт бара. Авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләк белдергән яшь белгечләр өчен ике торак йортка нигез салынуы да сөенечле хәл. Әле­ге чаралар демографик проблемаларны хәл итәргә, үлем-җитем күр­сәт­кечен киметү, онкология авыруларын профилактикалауга этәргеч бирер, дип саный баш табиб. Әмма шул ук вакытта ул проблеманың ике яклы булуын да яшерми. Бу авыруы соң чиккә җиткәч кенә табибларга мөрәҗә­гать итәргә күнек­кән авыл халкының психологиясенә дә бәйле.

    Ташлама нигезендә бушлай дару алу хокукыннан файдаланмыйча, аны акчага алыштыручылар да бар. Авыл кешесе, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, шуңа бирелүче акчаны ки­рәк-ярагына сарыф итмәсен, сәламәтлеген ныгытсын өчен яшәү дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина фикеренчә, демографиянең узган еллардагыдан тү­бән­рәк булуының тагын бер сәбәбе бар. Яшел Үзәндә яки Казандагы дәвалау учреждениеләрендә дөньяга килгән балалар автоматик рәвештә шул шәһәр­ләрнең демографик күрсәткечен яхшырта. Узган ел, мәсәлән, Кайбыч бала тудыру йортында 106 сабый туган, ә чынбарлыкта ул 170 тән артып китә. Агым­да­гы елның беренче яртыеллыгына килсәк, 49 бала туган, 144 кеше үлгән, 19 яңа гаилә барлыкка килгән, 9 пар аерылышкан. Былтыргы статистика тагын да начаррак: 20 гаилә төзелгән, шул ук вакытта 17 гаилә таркалган. Шулай булгач, балалар каян тусын соң?

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: