Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Гөрләп үтте Кайбыч Сабантуйлары

    «И, Ходаем, халкыбызны Сабантуйдан аерма», - дип язган бер шагыйребез милли бәйрәмебез турында. Гасырлар чоңгылына барып тоташкан әлеге гүзәл бәйрәмне барыбыз да ярата. Аның авылларда гына түгел, ә Россия­нең, хәтта чит илләрнең татарлар яшәгән төбәкләрендә дә үткәрелүе шул хакта сөйли түгелме соң?

    Халкыбызның йөзек кашына әйләнгән Сабантуе район үзәгендә елдан-ел күңеллерәк уза. Быелгы бәйрәмне оештыручылар да аны яңа төсмерләр белән бизәгән. Әле моңарчы бездә яшәүче төр­ле милләт халыкларының тормыш-көнкүрешен чагылдырган авыл йортларын бәйрәмдә күргәнебез юк иде. Рәт-рәт булып тезелеп киткән ул йортлар нәкъ элеккеге әби-бабайларыбыз яшәгән чордагы кебек бизәлгән. Татарлар, руслар, керәшен татарлары, чувашлар көнкүрешендә ае­р­ма­лыклар булса да, уртаклыклар да күп: шул ук чигүле мендәрләр, җәй­мәләр, авыл мичендә чүл­мәктә пешкән кабыклы бәрәңге, йон эрлиләр, савыт-сабалары - балчыктан. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә шул йортлар белән танышып йөрүче бәйрәм кунаклары - ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов, бездәге хуҗалыкларның инвесторы - "Ак Барс" холдингы директоры Иван Егоров, урынбасары Светлана Сотова һәм башкаларны һәр йортта җыр-биюләр белән каршы алдылар, тәмле ризыкларыннан авыз иттерделәр. Бәйрәм башлангандагы җырлы-биюле тамашада да халкыбызның гореф-гадәтләре ачык чагылды.

    - Әнә күрәсезме, сабан белән җир сукалыйлар. Әйтерсең лә рәт-рәт буразналар кала. Сабантуеның исемен чагылдырган чын сабан шул була инде ул, күрәсездер бит. Басуда кыр казлары каңгылдаша. Казлар хәзер дә ярата безнең Кайбычны, - дип биюнең асылын ачып салды бәйрәмне алып баручы Рәмис Хәялиев.

    Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гый­ниятуллин да изге теләктә: җир куенына салынган орлыклар матур шытымнар бирде, хәзер мул уңыш көтәбез, Ходайдан шифалы яң­гыр­лар сорыйбыз.

    Ул арада кыңгыраулы атлар тавыш бирде: мәй­данга бизәлгән атлар килеп керде. Арбаларына милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар, абый-апалар утырган, гармунчылар гармун тарта. Элек безнең әби-бабайлар да шулай йөр­деләрме икән? Ат хуҗаларына сбруйлар бүләк иттеләр.

    - Әй яшь чаклар искә тө­шә лә. Тормышыбыз никадәр авыр булса да, җырсыз тормадык без. Безнең яшьлектә Сабантуе ничек уза идеме? Бик күңелле. Әмма хәзер муллык, матурлык. Бар кеше яхшы киемнәрдән, матурлыктан күзләр камаша, - дип фикерен җиткерде миңа Кече Кайбычтан килгән 87 яшьлек Нурия әби Тимергалиева.

    - Минем беркайчан да район Сабантуен калдырганым юк, - дип сүзгә кушылды Морза Бәрлебашында яшәүче Рафаэль абый Зиннәтуллин. -Үзебезнең авылда мин кечкенә чагында безнең бакча башында уздырылган ул, аны хәтерләмим. Бездә дә, Бәрлебашында да үткәрелмәде, соңгы елларда Ябалакта үтә башлады. Ат чабышларын карарга яратам.

    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халкыбызны гүзәл бәйрәм белән котлады. Аны оештыруда төп спонсорлык ярдәмен күрсәткән "Гөбенә", "Алтын кырлар", "Заволжье" агрофирмалары кол­лектив­ла­рына рәх­мәтен белдерде. Кыр батырлары - "Гөбе­нә"дән Георгий Лазарев, "Заволжье" дан Фәйзулла Лотфуллин, "Алтын кырлар"дан Михаил Андреев Сабантуй флагын күтәрү­гә, Гөлнара Җиһаншина баш­каруында "Язмышым син, Кайбычым" җыры яңгырый башлады. Алып баручы әйткәнчә, Кайбычтан беркайчан да аермасын язмышым, - дип туган ягын сагынып кайтканнар өчен дә яңгырады бу җыр.

    Якташыбыз Рафил Ногманов кайбычлыларга Татарстан Президентының Сабантуй белән котлавын җиткергәннән соң, район хуҗалыкларында, оешма-предприятие­ләрдә эшләүче хезмәт алдынгылырын бүләк­лә­деләр. Хезмәттә сынатмаган батырларга бар мәй­дан кул чапты.

    Бәйрәмне тантаналы төс­тә ачу тәмамлануга, бар халык әйтерсең лә атлар чабучы мәйданга күчте. Ярышта 19 җай­дак катнашты, араларында баскан җирдә биеп торучы нә­селле атлар да, ел әй­лә­нәсе йөк ташучылары да бар иде. Быелгы Сабантуенда иң җитез җайдак булып "Заволжье" җәмгыятеннән Наил Сибгатуллин танылды. Ел са­ен ат ярышларында катнашып чаярып бетте ин­де ул. Икенче булып "Гө­бенә"дән Р. Гыйсмәтуллин, өченче Олы Кайбычтан Рәдиф Зиннәтҗанов килде. Нәселле атларда чабучылар аерым билгеләнде. Ат чабышлары туктап торган арада йөгерүче балалар мәй­данга чыкты. Яшел Үзән­дә яшәүче якташыбыз Рәшит Ярхәмов ел саен аларга акчалата бүләк тапшыра.

    Халкыбызның рухи бер­дәмлеген ныгытучы, иң авыр чакларында да кү­ңелен күтәргән, шатландырган, куандырган, барыбыз да ел буена сагынып көтеп алган Сабантуенда җырчылар Гөлнара Тимерҗанова, зур сәхнә­дә танылып килүче якташларыбыз - Борындыктан Данис Зәйнуллин, Иске Чәчкабтан Ландыш Хө­сәе­нова, авыл үзешчән­нә­ре безгә иң матур җырларын бүләк итте. Осталар, җитезләр, халык уеннарында катнашып бү­ләкләр отты. Әнә шулай күңелдә матур хатирәләр калдырып узды Кайбыч Сабантуе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: