Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Хезмәтләрен хөрмәтләп

    Игенче-механизаторлар тагын бер кат имтихан тота. Шактый чыгымнар белән, тир түгеп үстергән игеннәрне кыска срокларда, югалтуларсыз җыеп алу - аларның төп бурычы.

    Агрофирмаларда урып-җыю оешкан төстә, югары темпларда бара. Әйтик, "Гөбенә" агрофирмасының Иске Тәрбит, Чүти филиалларында урып-җыю төгәлләнгән, Зур Тәрбиттә эш финиш сызыгына якынлаша. Агрофирма кыр батырлары белән лаеклы рәвештә мактана ала. Узган атна нәтиҗәләре буенча 6 августта муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәх­мәтуллин алдынгы комбайнчыларны бүләкләде. "Гөбенә" агрофирмасының "Нью - Холланд" ком­байнында эшләүче, 7570 центнер ашлык суктырган Харис Хәбибуллинга (ярдәмчесе - улы Дамир), "Мега-Клаас" комбайнчысы Альберт Лазаревка әсемдә) (яр­дәмчесе - улы Андрей белән 9345 центнер суктырган,), "Акрос"ны ияр­ләгән Илья Зыковка (яр­дәмчесе Петр Краснов, 8055 центнер), "ДОН- 1500" комбайнында эш­ләүче Леонид Блиновка (6402 центнер, ярдәмчесе - Вениамин Батманов) район башлыгы рәх­мәт хаты һәм күчмә вымпеллар, акчалата бүләкләр тапшырды, иң изге теләкләрен җиткерде.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров шундый ук бү­ләк­ләрне "Заволжье" җәм­гыятенең комбайнчысы, "Класс-Тукано" комбайнында иген кырларын гизүче Николай Ситновка тапшырды. Урак башыннан кыр батыры 3434 центнер ашлык суктырган.

    Хезмәт кешесен хөрмәт­ләү, югары бәяләү аларны яңа үрләр яуларга канатландыра.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: