Игенченең уңганлыгы хезмәтеннән күренә

Бүген районның кайсы гына хуҗалыгына барма, анда тулы-куәтенә урып-җыю эшләре дәвам итә. Әле уракка төштеләр генә кебек, ә инде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Гөбенә", "Алтын кырлар", "Заволжье" җәмгыятьләрендә алга таба да эш шулай барса, 5 августка уңыш җыю төгәлләнер, дип фаразлый.
Көнне-төнгә бәйләп эшләүче Кайбыч механизаторлары сыната торганнардан түгел ул. Һәр сәгатьне нәтиҗәле файдаланып эшләргә өйрәнгән игенчеләр күп бездә. Кыр батырларын һәрвакыт зурлыйлар, башкаларга үрнәк итеп куялар. Бу атнаның дүшәмбесендә районның төрле хуҗалыкларында иң күп ашлык суктырган хезмәт алдынгыларына иген кырында ук бүләкләр тапшырдылар. Муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров белән берлектә иң элек "Алтын кырлар"җәмгыятенә бардык. Ульянково, Багайда игеннәре җыеп алынган кырлар да шактый күренә. Җәмгыять директоры Рамил Каюмов инде 2013 ел урагы турында да уйлый башлаган: «Монда сабан бодае үстергән идек, икенче елга шикәр чөгендере чәчәргә уйлыйбыз, чәчү әйләнешен сакласак, уңыш яхшы булачак», - ди ул. Борчак кырында эшләүче комбайнчылар янына туктадык. Район башлыгы, рәхмәт әйтеп, "Класс-Мега" һәм "Нью-Холланд" комбайнчылары Вячеслав Туртыгин (рәсемдә), Валерий Савельевка Кайбыч район Советының күчмә вымпелын, Рәхмәт хаты һәм акча салынган конверт тапшырды. Бу комбайнчыларның икесе дә шушы маркадагы комбайннарда эшләүчеләр арасында беренче урында бара. Аларның беренчесе 30 июльгә 3272 центнер, ә икенчесе 2606 центнер ашлык суктырган. Рәхмәт хатында язылганча, алар район комбайнчыларына үрнәк, үз эшләренең осталары. Шундый ук бүләкләргә "Гөбенә"дән "ДОН-1500" комбайнчысы Леонид Блинов (1475 цетнер), "Акрос"ны иярләүче Илья Зыков (2509 центнер), "Заволжье"дан "Класс-Тукано"да эшләүче Николай Ситнов (1550 центнер) лаек булды. Агрофирмалар җитәкчеләре аларга һәм ярдәмчеләренә азык-төлек пакетлары да тапшырды. "Алтын кырлар" җәмгыяте җитәкчесе һәр көнне хуҗалыкның үзендә беренче урынга чыккан комбайн экипажын ачыклаулары һәм көн саен берәр мең сум премия биреп баруларын да әйтте. Хезмәт кешесен зурлауның тагын бер матур чагылышы бу. Ә район күләмендә иң күп ашлык суктыручыларны тагын берничә көннән бүләкләячәкләр. Күчмә вымпел алда күрсәтелгән хезмәт батырларында калырмы-юкмы, анысы эш күрсәткечләренә бәйле булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.20800
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”7300
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.8500
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.51400
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.34400
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.28000
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.4400
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.18000
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.36200
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.95200
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.11300
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32400
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.44100
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырдыЯрдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.27900
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырды Ярдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.27900
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыены Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.21200
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.20800
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.8500
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”7300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика