Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Капиталь ремонттан соң Иске Чәчкаб мәдәният йорты кабат үз ишекләрен ачты

Бүгенге көн Иске Чәчкаб авылы халкы күңелендә истәлекле көн буларак тарих битләренә кереп калыр. Чөнки биредә, капиталь ремонттан соң, мәдәният йорты кабат үз ишекләрен ачты.

 Мәдәният йортын һәм авыл китапханәсен үз эченә алган бина танымаслык булып үзгәргән. Авыл халкы бу мизгелне күптән көткән иде, ел саен үткәрелүче халык җыенында бу мәсьәлә бер тапкыр гына күтәрелмәгән. Менә ниһаять, авыл халкының хыялы чынга ашты. “Вика” төзелеш фирмасы, заманча төзелеш материаллары кулланып, кыска вакытта, сыйфатлы итеп ремонт эшләрен башкарып чыкты.
Мәдәният йортын ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, “Вика” төзелеш фирмасы җитәкчесе Фәнис Хәйруллин, авыл халкы катнашты.
- Соңгы берничә ел эчендә райондагы 36 мәдәният йортының 29ына капитталь ремонт ясалды. Бусы- утызынчысы. Сезнең авылдагы мәдәният йортына төзекләндерү күптән таләп ителсә дә, бу эшкә әле быел гына тотындык. Чөнки башка авыллар белән чагыштырганда, сезнеке күпкә яхшырак хәлдә иде. Мәдәният йорты бүгеннән үз эшен гөрләтеп дәвам итәр дип ышанам, - диде АльбертРәхмәтуллин.
Фәнил Баһаветдинов республикада 50дән артык программа эшләве һәм шуның 46сының авыл халкының тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән булуын әйтте. Фәнис Хәйруллин да җылы теләкләрен җиткерделәр.
Мәдәният йортына, китапханәгә җиһазлар алу өчен ТР Мәдәният министрлыгы һәм район сертификатлары тапшырылды. Мәдәният министрлыгыннан бирелгән тагын бер бүләк – тальян гармун. Гармунчы Васыл Шаһиәхмәтов тальян моңнарын яңгыратты.
Авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган Фирдәүсә Газыймҗанова шушы эшнең башында торучыларның барысына да рәхмәтен җиткерде. Тантана авылның “Ак калфак” фольклор ансамбле, Иске Чәчкаб төп мәктәбендә оешкан “Салават күпере” вокал ансамбле, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Светлана Зиадиева, Ләйсән Шамилова, Илгиз Борһанов чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X