Кайбыч кырларында үскән ашлыкны Колаңгыдагы ашлык кабул итү пунктына озаталар

Икешәр арба таккан "КамАЗ"лар игенне бушатуга, биредә эшләүчеләр аның сыйфатлы булып саклануын кайгырта башлый.
Әнә җәйге кояш нурлары астында тагын да алтындай төскә кергән тау-тау ашлык өемнәре янында хатын-кызлар кайнаша. Танышабыз. Склад мөдире Алсу Шәйхетдинова, ашлык киптерү, складларга озату буенча җаваплы Резедә Җамалетднова, Тәнзилә Хикмәтуллина булып чыкты алар. Кәефләре шәп икәнлеге гел елмаеп сөйләшүләреннән сизелеп тора.
- Иписез табынны күз алдына да китереп булмый бит. Иртән торуга кулыбыз икмәккә сузыла. Шуңа да мин гел "үзебез өчен эшлибез", дип әйтергә яратам. Миңа 61 яшь, күптәннән лаеклы ялда булсам да, яраткан эшемнән аерыласым килми әле. Әнием Сәүдәҗиһан да 20 елдан артык монда эшләде, - ди Тәнзилә апа.
- Минем Латыйп бабам да шушында склад мөдире булган, аннан соң әтием Барый 40 ел склад белән җитәкчелек итте, әнием Нурлизә дә кырык еллап мастер булды. Гаилә династиясе хәзер дә дәвам итә. Үзем биредә сигез ел лаборант булдым, соңгы өч елда складта эшлим. Әле мәктәптә укучы улым Газиз дә җәйгә монда урнашты. Ә техникумда укучы улым Адель быел агрофирмада комбайнчы ярдәмчесе - дип сүзгә кушылды Алсу ханым.
Резедә ханым да биредә яңа кеше түгел. Бу предприятиедә җиденче елын эшли.
- Мин дә шушы ашлык өеменә карыйм да: "Монда минем Алмаз суктырган икмәк тә бар бит", - дип горурланып куям.Ул быел беренче елын комбайнга утырды. Эштән кайткан саен кайсы басуда эшләве турында сораштырам. "Улым, бүген гел яхшы сыйфатлы иген кайтты, бәлки син суктыргансыңдыр әле аны", - дип үземчә күңелен күтәрәм. Ә ул: "Бездә барысы да шәп эшли," - дип җавап бирә.
Баш инженер Рәис Газизов әйтеп узганча, 2013 ел уңышын тиешенчә саклау өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган. Тәүлек әйләнәсе эш оештырырга җитәрлек эшчеләр тупланган. Хәзер биредә "урак өсте". Киткәндә территориядә чәчәкләр үсүенә дә игътибар иттем. Матурлык белән хезмәт батырлыгы янәшә йөри монда.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.19600
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”7300
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.8100
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.49700
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.34100
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.27800
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.4400
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.18000
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.35900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.95200
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.11300
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32400
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.44100
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырдыЯрдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.27300
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырды Ярдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.27300
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыены Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.20900
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.19600
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.8100
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”7300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика