Кайбыч районында «Родина» хуҗалыгы оешты

"Чекмарев" крестьян-фермер хуҗалыгы, сер түгел, райондагы артта сөйрәлүче хуҗалыкларның берсе иде. Алар ит-сөт җитештерүдә дә, игенчелек тармагында да әллә ни уңышларга ирешә алмады. Алга таба болай барып булмаячагы көн кебек ачык иде. Килеп туган вәзгыятьтән чыгу өчен үзгәрергә кирәк, башкача булмый. Әле бу көннәрдә генә узган җыелышта шул хакта сөйләштеләр.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин залда утыручыларга килеп туган хәлдән чыгуның бер генә юлы булуы - инвестор килгәндә генә хәлнең уңай якка үзгәрәчәген аңлатты.
- Хуҗалыгыгызның киләчәге өметсез икәнлеген үзегез дә яхшы аңлыйсыз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та артта сөйрәлүче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме булмаячагын белдерде, - диде ул.
- Салымнар, Пенсия фондына взнослар, хезмәт хакы түләү буенча бурычларыгызны да үз көчегез белән түләп бетерү авыр булачак.
Биредә "Подберезье" җәмгыяте үсемлекчелек тармагында уңышлы гына эшләп килә. Мондагы сөрү җирләре тулысынча алар карамагына тапшырыла. Соңгы ике елда сезнең элеккеге җирләрдә чагыштырмача мул уңыш үстереп күрсәттеләр. Ә терлекчелек тармагын алып бару өчен биредә хәзер "Родина" җәмгыяте оештырыла. Аның белән Иван Чекмарев җитәкчелек итә. Әлеге ике хуҗалык бер-берсен тулыландырып торачак. "Родина" җәмгыяте терлекчелек продуктлары сатудан кергән акча хисабына "Подберезье" җәмгыятеннән печән, салам, фураж сатып алачак. Бу кадәр җирне эшкәртү, терлек азыгы хәзерләү өчен яңа техника кирәк. Димәк, хәзерге вакытта авылдан читкә китеп эшләүчеләр өчен яңа эш урыннары да була. Алар берсе дә яхшы тормыштан чыгып китмәгән, гаиләләрен туендыру, тормыш алып бару өчен читтә эшләргә мәҗбүрләр.
Моңа кадәр эшләгән Федор Чекмарев утыз ел гомерен шушында авыл хуҗалыгына багышлады, уналты ел җитәкчелек итте. Озак еллар дәвамында әлеге тармакта эшләгәне өчен аңа район башлыгы Мактау кәгазен һәм истәлекле бүләк тапшырды. "Чекмарев" хуҗалыгы инженеры Александр Евстафьев халык исеменнән рәхмәт белдерде.
"Подберезье" һәм яңа оешкан "Родина" җәмгыятьләре җитәкчеләре Анатолий Яшин һәм Иван Чекмарев үз чыгышларында халык мәнфәгатьләрен истә тотып эшләячәкләрен белдерде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.9300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.27200
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.9000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.22500
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.36500
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.40500
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.49200
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!13900
-
5 гыйнвар 2021 - 11:45Кайбыч быел утыз еллык юбилеен каршыларга җыена Быел Кайбыч районы оешуга 30 ел тула Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан районда ниләр көтелә?14600
-
3 гыйнвар 2021 - 13:09Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы "Туган тел" олимпиадасында җиңде «Гаилә һәм мәктәп» журналының КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән берлектә «Туган тел» олимпиадасы үткәргән иде.47400
-
3 гыйнвар 2021 - 12:20Альберт Рәхмәтуллин: "Яңа ел каникулын хәрәкәттә үткәрегез" Яңа ел каникуллары дәвам итә. Бу көннәрне файдалы үткәрү буенча район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларга киңәшләрен бирде.44900
-
2 гыйнвар 2021 - 16:35Кайбыч Яңа елга әзерлек буенча республика комиссиясен каршы алырга җыена Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләрен һәм башка рәсми затларны үз эченә алган комиссия Кайбычка 4 гыйнварда килергә җыена.26700
-
2 гыйнвар 2021 - 13:01Кайбычта 2021 ел Туган тел елы дип игълан ителде Бу хакта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин журналистлар белән Яңа ел алды очрашуында хбәр итте.17700
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
15 гыйнвар 2021 - 10:23Шүширмә авылындагы ферма мөдире :”Яңа елны яхшы кәеф белән башлап җибәрдек”“Туган як – Агро” җәмгыятендә киңәшмәләр еш уза. Әнә шул киңәшмәләрнең берсендә ферма мөдире Энҗе Каюмова белән әңгәмә кордык.13400
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.27200
-
15 гыйнвар 2021 - 10:23Шүширмә авылындагы ферма мөдире :”Яңа елны яхшы кәеф белән башлап җибәрдек” “Туган як – Агро” җәмгыятендә киңәшмәләр еш уза. Әнә шул киңәшмәләрнең берсендә ферма мөдире Энҗе Каюмова белән әңгәмә кордык.13400
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.9300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика