Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар “Шәфкатьлелек атнасы”нда катнаша ала

    Татарстан Республикасында 5-11 сентябрьдә "Шәфкатьлелек атнасы" уза. Ярдәмгә мохтаҗларга булышу йөзеннән җиде көн дәвамында төрле чаралар үтәчәк. Татарстандагы бик күп танылган кешеләр әлеге акциягә кушылды инде.

    «ТАТМЕДИА" АҖнең генераль директоры Андрей Кузьмин да игелекле гамәл - «Шәфкатьлелек атнасы"н хуплады. Бу хакта ул Инстаграм һәм Вконтактедагы битләрендә "#ДобрыеНовостиТатарстан" исеме астында хәбәр итте. "ТАТМЕДИА" акциясенең максаты - чит кеше ярдәменә мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузучы киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр турында бөтен республикага сөйләү. "#До­брыеНовостиТатарстан" акциясендә республикада яшәүче һәр кеше катнаша ала. Моның өчен үзең яки якыннарың, дусларың, туганнарыңның кемгәдер булышуы турында хәбәр итәргә кирәк. Яхшы хәбәр белән уртаклашу бик җиңел - аны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының "Вконтакте"дагы социаль челтәренә җибәрергә кирәк. "Предложить новость" кнопкасына бассагыз, хәбәрегез бик тиз барып җитәчәк. "Татар-информ" журналистлары аны республиканың әйдәүче мәгълүмати агентлыгының баш битендә бастырачак. Изге эшләр башкарырга ашыгыгыз, бу хакта безгә сөйләгез, ә без бөтен Татарстанга хәбәр итәрбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: