Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның батыр егетләре

    Бу атнада илебез халкы Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итә. Күп еллар дәвамында «Совет Армиясе һәм Хәрби-диңгез флоты даны көне» дип йөртелгән бу бәйрәмнең исеме үзгәрсә дә, асылы шул ук кала.

    Әлеге бәйрәмдә Ватаныбыз иминлеге сагында торган, илгә җиңү алып кайткан сугыш ветераннарын һәм Россия Кораллы Көчләре сафларында хез­­мәт итеп кайтучыларны, хә­зерге көндә армиядә булучыларны гына түгел, гадәти көннәрдә дә батырлык үрнәге күрсәтергә әзер торучыларны да хөр­мәт­либез.

    Александр Платонов педагогик белем бирүче югары уку йортын тәмамлаган, 1994 елдан бирле эчке эшләр органнарында хезмәт итә. Олы Тәр­бит авылында яшәүче полиция майоры, ике ба­ла әтисен 2002 елда өч айга Чечняга җибәрәләр.

    - Гудермеска җибәрәчәкләрен белгәч, димәк, шулай кирәк, дип кабул иттем. Без приказны тикшерергә түгел, ә төгәл үтәргә тиеш. Бәхетебезгә, безнең сменага чагыштырмача тынычрак чор туры килде. Татарстаннан кил­гән хокук сакчылары бе­лән бергә Түбән Новгород өлкәсендәге хезмәт­тәшләребез дә иминлекне тәэмин итте, - диде ул.

    Әлеге көннәрдән соң унике елдан артык вакыт узып киткән. Әйе, бүген барыбызда да диярлек кәрәзле телефоннар, айпад, планшетлар бар. Ә ул вакытта кәрәзле телефоннарның чыккан гына чагы була әле. Майор гаиләсенә, туганнарына шалтырату өчен күрше Дагыстан Республикасындагы сөйләшү пунктына барырга мәҗбүр булулары турында хәзер инде елмаеп искә ала.

    Әңгәмәбезгә Мөрәле, Федоровское, Борындык авыл җирлекләренә хез­мәт күрсәтүче участок уполномоченные, полициянең өлкән лейтенанты Александр Воробьев та кушылды:

    - Мин үзем армия мәктә­бен Тула һәм Орел шә­һәрләрендә радиотелеграфист буларак уздым. Солдат шинелен салгач, эчке эшләр органына эш­кә килдем. Ә Гудермеска 2003 елда эләктем, объект­лар сакладык. Чеч­ня Республикасы Президентын сайлаганда җирле халыкның имин­леген сакларга да туры килде.Төннәрен бик ерактан аткан тавышларга уяна идем. Әти-әнием минем өчен бик кайгырды. Чөнки игълан ителмәгән сугышта төрле хәлләр булуы мөмкин иде.

    Александр хәзер тормыш иптәше Людмила белән ике бала үстерә, Олы Кай­бычта бик матур итеп йорт төзеп чыктылар. Матур гаиләгә бар да соклана.

    Ерак Көнчыгышта һава оборонасына каршы гас­кәрләрдә чыныгу алган өлкән лейтенант Радик Бикчәнтәев Чечняга командировкасын гайре табигый хәл дип санамый. Гудерместа ярты ел ут эчендә хезмәт итүенә карамастан, "Минем өчен хезмәт вазифамны кайда үтүнең аермасы юк. Без анда бурычыбызны үтә­дек," - диде ул. Полиция майоры Виктор Конновны 2012 елда башта Гудермеска, аннан соң Дагыстанның Ленинакент шә­һә­ренә җибәрәләр.

    - Туганнарым белән телефон аша аралашып тордык. Минем өчен борчылуларын бер дә сиздермәделәр, кайткач кы­на әйттеләр. Чит җирләр­дә бергә хезмәт иткән хез­мәттәшләр белән элемтәләрне әле дә өзмибез, - диде ул.

    «Кайбыч» полициясе бү­лекчәсендә кайнар нокталарда хезмәт иткән башка хезмәткәрләр дә бар әле. Аларның барысы да рәхмәт сүзләренә генә лаек. Бу коллектив халык иминлеген тәэмин итүдә нәтиҗәле эш алып бара.


    "Кавказда хезмәт иткәне өчен", "Россия өчен", "Бурычына тугрылыгы өчен" күкрәк билгеләренә лаек булган бу егетләр бүген безнең иминлекне кайгырта. Батырлык үрнәге күрсәтергә әзер алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: