Кайбычта техник иҗат мәйданчыгы эшли башлаячак

Узган ел ахырында үткән киңәшмәләренең берсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканы эшчеләр, инженерлар белән тәэмин итүгә нигез мәктәп елларыннан ук салынырга тиешлегенә басым ясап, шәһәр-районнарда фәнни-техник иҗат мәйданчыкларының базасын булдыру бурычын куйган иде.
2010-2015 елларга исәпләнгән "Киләчәк" программасын тормышка ашыру һәм "Дәресләрдән соңгы мәктәп" проекты кысаларында тиздән бездә дә техник иҗат мәйданчыгы эшли башлаячак.
- Узган уку елында район мәктәпләрендәге төрле түгәрәкләрдә 850 гә якын бала шөгыльләнде, шуларның кырыгы гына техник юнәлештәге түгәрәкләргә йөрде, - диде балаларга өстәмә белем бирү буенча "Экология, сәнгать, мәгариф" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Венера Сафиуллина. - Бездә "Яшь программист", "Компьютер графикасы", "Яшь балта остасы", "Модельләштерү" түгәрәкләре оештырылды. Алар бу уку елында да эшләячәк. Районда укучыларга техник белем бирү буенча аерым бина да булачак. Олы Кайбычтагы Үзәк урамындагы элеккеге балалар бакчасы хәзер шул максатта үзгәртеп корыла. Ремонтка республика бюджетыннан акча бүлеп бирелде.
Аның әйтүенчә, биредә суднолар, автомобильләр, самолетлар модельләрен ясау, агач эшкәртү, яшь конструктор, компьютерда модельләштерү түгәрәкләре эшләячәк. "Дәресләрдән соңгы мәктәп" проекты укучыларның уку сәгатьләреннән соңгы буш вакытларын файдалы итеп үткәрүгә юнәлдерелгән.
Хәзерге вакытта фәнни-техник иҗат өчен бүлеп бирелгән бинада ремонт тулы куәтенә дәвам итә.
- Бинаны тышкы ягыннан җылытып, металл-сайдинг белән тышлыйбыз. Эчке яктан стена, түшәм гипслы картон белән тышлана, идәнен алыштырабыз, пластик тәрәзәләр куябыз, коридорда идәнгә кафель плитәләр түшәләчәк. Һәр түгәрәккә аерым бүлмә булдырыла. План нигезендә без эшне сентябрь башына төгәлләргә тиеш, - диде ремонт эшләрен алып баручы төзелеш фирмасының баш инженеры Рөстәм Сөнгатуллин.
Әлеге техник үзәк - заман таләбе. Эшче һөнәренең абруе зур. Тиздән файдалануга тапшырылачак техник үзәктә дә авыл балалары җитмеш төрле һөнәрнең серләренә төшенер, дип ышанасы килә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.18200
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.12800
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.2700
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.15100
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.24900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.85100
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.10900
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43400
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44300
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.51100
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14500
-
5 гыйнвар 2021 - 11:45Кайбыч быел утыз еллык юбилеен каршыларга җыена Быел Кайбыч районы оешуга 30 ел тула Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан районда ниләр көтелә?15700
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены уздыЯбалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.10700
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54Кайбычта авыл җирлекләрендә җыеннар башлана 18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана.25000
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.18200
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.15100
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.12800
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены узды Ябалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.10700
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.2700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика