Колаңгыда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Колаңгы станциясе поселогы фельдшеры Миләүшә Гыймадиева узган атнадан авыруларны яңа фельдшер-акушерлык пунктында кабул итә башлады.
Күпфункцияле үзәк белән бер түбә астында урнашкан әлеге пунктка ике бүлмә бүлеп бирелгән. Аның беренчесендә авыруларны кабул итәләр, икенчесендә дәвалау процедуралары үткәрәләр. Авыруларны дәвалау бүлмәсендә дарулар саклау өчен ике суыткыч куелган, санитар узел да бар. Иң мөһиме - бүлмәләрдә җылы, пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәренә дә уңайлыклар тудырылган. Моңа кадәр фельшер-акушерлык пунктлары Колаңгы ашлык кабул итү пунктындагы буш бинага урнашкан. Дистә еллар дәвамында ремонт күрмәгән бу пунктта бернинди дә уңайлыклар юк иде.
Инде, ниһаять, күптәнге хыяллары чынга ашты.
- Анда санузел юк иде, бүлмәләрдәге салкынлык үзәккә үтте. Стеналары җәй көне дә җылынып бетми иде. Әмма без барыбер хезмәтебезне намус белән башкардык, врач билгеләгән дәвалау курсын тиешенчә алып бардык, авыруларның өйләренә дә йөрдек. Бездән берәү дә зарланмады. Хәзер икеләтә тырышып эшләрбез инде, уңайлы шартлар дәвалауның сыйфатына, һичшиксез, йогынты ясаячак,- ди фельдшер.
Дөрес, биредә яшәүчеләргә фельдшер-акушерлык пункты хәзер бераз ерагайган. Аның каравы, Бәлидә яшәүчеләргә якынайган. Зинаида Козлова да шул фикердә. 78 яшьлек әби шәфкать туташына еш мөрәҗәгать итә, дарусыз тора да алмый, чөнки кан басымы гел уйный.
- Элеккеге медпункт миңа бик якын иде. Миләүшәгә шалтыратуга, кереп җитә иде. Хәзер инсульттан соң начар йөрим, минем өйдән клубка кадәр бер чакрымлап ара узарга кирәк, - дип зарланды ул.
Без аның белән клуб ачылган көнне очраштык. Авылдашлары белән бергә ул да яңа мәдәни үзәк ачылу тантанасына килгән, берочтан фельдшерлык пунктына да кереп чыккан. Икенче көнне Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган тантанага да килгән иде.
- Сәламәтлек мөмкинлек биргәндә күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк,- ди ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.16600
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.8700
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.19200
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.33300
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.37000
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.46000
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!13700
-
5 гыйнвар 2021 - 11:45Кайбыч быел утыз еллык юбилеен каршыларга җыена Быел Кайбыч районы оешуга 30 ел тула Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан районда ниләр көтелә?14500
-
3 гыйнвар 2021 - 13:09Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы "Туган тел" олимпиадасында җиңде «Гаилә һәм мәктәп» журналының КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән берлектә «Туган тел» олимпиадасы үткәргән иде.47200
-
3 гыйнвар 2021 - 12:20Альберт Рәхмәтуллин: "Яңа ел каникулын хәрәкәттә үткәрегез" Яңа ел каникуллары дәвам итә. Бу көннәрне файдалы үткәрү буенча район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларга киңәшләрен бирде.44700
-
2 гыйнвар 2021 - 16:35Кайбыч Яңа елга әзерлек буенча республика комиссиясен каршы алырга җыена Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләрен һәм башка рәсми затларны үз эченә алган комиссия Кайбычка 4 гыйнварда килергә җыена.26300
-
2 гыйнвар 2021 - 13:01Кайбычта 2021 ел Туган тел елы дип игълан ителде Бу хакта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин журналистлар белән Яңа ел алды очрашуында хбәр итте.17300
-
2 гыйнвар 2021 - 12:58Альберт Рәхмәтуллин врачларга халкыбыз исеменнән тирән рәхмәтен белдерде –Медицина хезмәткәрләренә быел аеруча авыр шартларда эшләргә туры килде, чөнки бөтен дөньяны чолгап алган коронавирус пандемия се Кайбычны да читләтеп узмады.43500
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
15 гыйнвар 2021 - 10:23Шүширмә авылындагы ферма мөдире :”Яңа елны яхшы кәеф белән башлап җибәрдек”“Туган як – Агро” җәмгыятендә киңәшмәләр еш уза. Әнә шул киңәшмәләрнең берсендә ферма мөдире Энҗе Каюмова белән әңгәмә кордык.10600
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.19200
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.16600
-
15 гыйнвар 2021 - 10:23Шүширмә авылындагы ферма мөдире :”Яңа елны яхшы кәеф белән башлап җибәрдек” “Туган як – Агро” җәмгыятендә киңәшмәләр еш уза. Әнә шул киңәшмәләрнең берсендә ферма мөдире Энҗе Каюмова белән әңгәмә кордык.10600
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.8700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика