Корноухово авылында яшәүче Антонина Неонилина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

РФ Президентының телеграммасын һәм район башлыгының котлавын Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова җиткерде. Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова, Ульянково авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Нина Стерякова да килгән иде.
- Без, өлкәннәрнең яшьлек еллары сугыш чорына туры килде. Барысы да фронт өчен дип, ялны белмичә эшләдек. Картлык көнемдә үземне бәхетле саныйм, иптәшемне югалтсам да, балаларым - минем ныклы таянычым. Кызларым ялгыз итмиләр үземне, әле берсе, әле икенчесе кайта, янымда булалар. Шулай зурлап, котларга килүегез белән сөендердегез, - диде юбиляр. Шушы көннәрдә Антонина әби янында уртанчы кызы Валентина яши икән.
Туксан яшь... Шул елларда әбигә ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән. Сугышка кадәр Мәскәү өлкәсенең Шатура станциясе янында торф чыгаруда эшләгән. Соңрак шунда хисапчы булып торган. Сугыш башлангач аларны туган якка кайтарганнар. Кайту юлында фашистларның һава һөҗүменә эләгүләрен әле дә тетрәнеп искә ала ул. Туган авылына кайткач, авылдашлары белән бергә окоп казу эшләрендә катнашкан. 1943 елда Анастасиягә дә дә фронтка чакыру килә. Кышкы салкында аякларын өшеткән булганга күрә генә сугышка алмый калалар.
Яр итеп авылдашын, фронтовик Николай Неонилинны сайлаган чибәр кыз. Гаиләдә бер ул, өч кыз үстергәннәр. Әби ике ел элек улы Юрийны, быел февральдә пар канатын - тормыш иптәшен югалткан. Кызлары Таисия Яшел Үзәндә, Валентина Казанда, Натальялары Волжскийда яши. Өчесе дә лаеклы ялда, шуңа күрә Корноуховога еш кайталар да инде.
Сугыштан соңгы елларда Антонина Неонилина колхозда, 1954 елдан 1975 елга кадәр Корноухово мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач та, 1993 елга кадәр фермада сыер сауган.
- Без тормыш иптәшем белән һәрвакыт эштә булдык, балаларны әби - бабалары үстерде. Николай Белорусия фронтында пулемет расчеты командиры булган. 1944 елда каты яраланган, елдан артык Барнаул шәһәрендә госпитальдә ятып чыккан. Бөек Җиңүне дә шунда каршылаган. 1945 елның маенда авылыбызга кайтты. Сугыштан соң озак ял итмәде, тынгысыз җанлы иде шул... Корноухово авыл Советы, аннары пенсиягә чыкканчы Ульянково авыл Советы секретаре булып эшләде. Ул өйдә кул кушырып утыра торганнардан түгел иде. Пенсиягә чыккач 70 яшенә кадәр хисапчы хезмәтен башкарды, - дип, зур хөрмәт белән хатирәләрен барлады ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.19200
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.13600
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.2800
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.15300
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.25200
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.87500
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.10900
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43400
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44300
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.51100
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14500
-
5 гыйнвар 2021 - 11:45Кайбыч быел утыз еллык юбилеен каршыларга җыена Быел Кайбыч районы оешуга 30 ел тула Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан районда ниләр көтелә?15700
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены уздыЯбалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.11000
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54Кайбычта авыл җирлекләрендә җыеннар башлана 18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана.25300
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.19200
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.15300
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.13600
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены узды Ябалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.11000
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.2800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика