Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мәгариф бүлеге оештырган “Иң яхшы сыерчык оясы” бәйгесендә Чүти мәктәбе укучысы җиңде

    Шуширмә авылында яшәүче табигать җанлы дустыбыз Мөдәрис абый Сабиров редак­ция­гә бер керүендә: - Сыерчык оясы булмаган йортка шатлык иңми ул. Авылдашларыма, дусларыма да гел шулай дип әйтәм. Сүзнең кодрәте көчле бит аның - авылда өйләре янына, бакчаларга оя элүчеләр бермә-бер арты башлады, - дип әйткән иде.

    Җылы яклардан ерак илләрне гизеп кайткан кошлар оя булмаса да, үз­лә­ренә урын таба алырлар иде анысы. Өй кыеклары, сарай түбәләре, агачлардагы кош ояларын күбегезнең күргәне бардыр. Әмма әзер оя булгач, алар шунда оялый, кошлар чыгара. Канатлы дусларыбыз турында әнә шу­лай кайгырту игелекле, мәрхәмәтле булуыбызны, кошлар дөньясын, табигатне яратуыбызны күр­сәтә. Бу да хәйриячелекнең матур бер үрнәге. Кайбыч мәктәпләрендә белем алучы укучыларга да хас сыйфатлар бу. Алар да табигатьне, кошларны саклауга үзлә­рен­нән зур өлеш кертә. Мә­гариф бүлеге "Иң яхшы сыерчык оясы" бәйгесен ел саен әнә шундый изге ниятләрдә үткәрә дә инде. Укучылар агачлар да утыр­талар, тирә- юньне чистарту өмә­ләрендә дә катнашалар. Ра­й­он мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров бүлмә­сенә эш белән кер­гәч, андагы сыерчык оя­ларын күреп хәйран калган иде­м. Баксаң, мәктәп­ләрдә беренче урынны алган иң матур ояларны район кү­ләмендә бәя­ләү өчен алып килгәннәр икән. Ә укучыларның фан­та­зия­сенә исләрең китәрлек! Бу оя-йортларда кошкайларга бик уңайлы булачак! Бәйгедән соң укучылар ясаган оя­ларны кире үзләренә тапшыралар дип уйлыйсызмы? Юк шул! Урманчылар аларны ел саен Кайбыч урманнарындагы агачларга элә. Әле алай гына да түгел, кышын мәктәп бакчалары җимлекләр бе­лән тула. Укучылар өй­ләре тирәсенә дә элә аларны. Кышкы үзәк өз­геч салкыннарда кошларга болай да кыен, азык табуы бигрәк тә.

    Быел бәйгедә беренче урын Чүти мәктәбенең җиденче класс укучысы Роман Заказов ясаган ояга бирелде. Икенче класс укучылары - Олы Кайбычтан Ришат Гаттаров, Кошманнан Айзат Асадуллин - икенче-өче­н­­че урыннарда. Түбән класс укучыларының үз­ләренең генә кулларына балта-пычкы, кадак тотып шундый матур оялар ясау­ларына ышанасы да килми.

    - Мәктәптән сыерчык оя­сы ясарга кушкач, улым быел да дәү әтисенә мө­рәҗәгать итте. Икесенең бергә мәш килеп эшләвен күзәтеп торуы үзе бер кызык булды. Макетын барыбыз бергә эшләдек, ди­сәк тә була. Мәктәптә безнең оя беренче урынны алгач, улыма җиңүче буларак, өч йөз сум акча да биргәннәр иде. Аның шат­­ланып өйгә кайтып керүләрен күрсәгез иде сез! Беренче хезмәт хакын алган бит. Әле алай гына да түгел, дәү әти бу акчада синең дә өлешең бар, дип акчасын да бү­леш­мәкче иде. Язгы каникул өчен булыр, дип кө­леш­тек. Күрәсезме, бу бәй­генең тәрбияви роле бик зур, - диде Ришатның әнисе Эльвира ханым.

    Өегез шатлык нурларына күмелсен дисәгез, һәр иртә сандугачлар сайравыннан уя­нырга теләсәгез, сез дә оя куегыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: