Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Һөнәр – кулдагы алтын беләзек

    Балаларга өстәмә белем бирүче "Экология, сән­гать, мә­гариф" мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән хә­бәр ит­кәнчә, бүгенге көн­дә түгә­рәкләрдә 848 укучы шө­гыльләнә. Шуларның ба­ры кырыгы гына техник юнәлештәге түгә­рәкләргә йөри.

    Бүгенге көндә районда "Яшь программист", "Компьютер графикасы", "Яшь балта осталары. Модельләштерү" түгә­рәк­ләре эшли. Аның беренчесе Федоровское мәктә­бендә, икенчесе Зур Подберезье, өченчесе Хуҗа Хәсән мәктәбендә оештырылган. Күргәнегезчә, тех­ник юнәлештәге өстә­мә белем бирү түгәрәк­ләре дә, анда шөгыльләнүче балалар саны да аз. Дөрес, технология дә­ресләрендә укучыларга төрле яклап хезмәт күнекмәләре бирелә, әмма техник иҗатны үстерү ди­гән­дә, инженер-техник кадрлар әзерләү күздә тотыла. Кайбер шәһәр-районнарда балалар техник иҗат үзәк­лә­ре, яшь техниклар станцияләре эш­ли, аларда яшүсмерләр авиа­моде­лизм, судомоделизм, автомоделизм, ракетомоделизм, мотоспорт, картинг белән шө­гыльләнә.

    "Бездә әлегә моның өчен кадрлар да, мөмкинлекләр дә юк", - ди "ЭКО" үзәге директоры Венера Сафиуллина. Әмма матур башлангычлар бар. Мәсәлән, Хуҗа Хәсән мәктәбендә балалар агачтан самолет, машиналарның модельлә­рен, механик рәвештә хәрәкәтләнүче уенчыклар ясый. Без шушы мәктәпкә юл тоттык.

    «Электроник» мотороллерыннан - мотоблок

    Мәктәптә эшләп килүче "Яшь балта осталары. Модельләштерү" түгәрәге бе­лән технология укытучысы Альберт Перепелкин җитәкчелек итә һәм анда 8-10 класста укучы 15 бала йөри. Түгәрәктә нигездә агачтан төрле әйберләр ясауга өстенлек бирсәләр дә, быел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укучыларның инновацион фәнни-техник проектларына игълан ителгән "Перспектива" республика бәйгесенә "Мотоблок" дигән иҗади проектларын тәкъдим иткәннәр. Аның авторы - унберенче класс укучысы Сергей Перепелкин, җитәкче-консультанты - әлбәттә инде, әтисе Альберт Аркадьевич. Алар түгәрәккә йөрүче башка үсмерләр белән бергә кул астындагы материаллардан авыл өчен бик тә кирәк булган мотоблокны үз куллары белән җыеп чыккан. Бакчадагы авыр хезмәтне җиңеләйтү өчен инде кулланылышта булган әйберләргә икенче гомер биреп, эшкә кереш­кән алар.

    - Кибетләрдә мотоблок һәм культиваторларның ниндие генә юк хәзер, әмма алар бик кыйммәт. Шуңа да аны иске "Электроник" мотороллерының двигателе, запчастьларыннан җыеп карарга бул­дык. Т-40 тракторының фаралары, канистр, велосипед рулен эшкә җиктек. Конструкцияне эш­­ләгәндә берьюлы өч максатны күздә тоттык. Беренчедән, булган двигательне максималь дә­рәҗәдә файдалану, икенчедән, кыйммәтле деталь, узеллар кулланмыйча, токарь хезмәтенә дә азрак мөрәҗәгать итеп эш­ләү һәм соңгысы - җир сукалау, бәрәңге утырту, алу, рәт араларын эшкәр­тү, арба тагып, уңышны та­шу өчен хуҗалыкта ышанычлы ярдәмче булган мотоблок ясау. Ул яхшы килеп чыкты, хезмәтебез бушка китмәде. Мотоблок АИ-92 бензины бе­лән эшли, - диде Сергей.

    Җитәкчеләре Альберт Перепелкин әйтеп узганча, мотоблок җыю укучыларда зур кызыксыну уяткан. Эшкә керешкәнче иң элек интернеттан мотокультиваторларның килеп чыгышы тарихын өй­рән­гәннәр. Эш барышында слесарь верстагы, эре­теп-ябыштыру аппараты, бораулау станогыннан файдаланганнар. Ди­­мәк, өйрәтүче һәм те­ләк булганда безнең егет­ләр дә булдыра.

    Һөнәр - ил канаты

    - Технология дәресендә укучы егетләрне авылда кирәк булган һөнәрләргә өйрәтүне максат итеп ку­ям. Балта, көрәк сабы ясау түгел, аны саплый да белмәгән кешедән ни өмет итәсең?! Мин үзем, мәсәлән, йортның нигезеннән башлап, түбәсенә кадәр эшләп чыга алам. Укучыларымны да үзем белгән һөнәрләргә өйрә­тергә тырышам, - ди Альберт Перепелкин.

    Хуҗа Хәсән малайлары да мәктәптә укыганда ук балта, көрәк саплары ясарга өйрәнеп үсә. Әниләрен куна такталары, уклау кебек кухня кирәк-яраклары ясап шатландыралар. Агач эшкәртү станогында яратып эшли алар. Тәрәзә рамнары, ишекләр, урындыклар ясау буенча да беренче күнекмәләрне технология дәресләрендә алалар. Агачтан самолетлар, машина макетлары ясап куйганнар. Тимер белән эшләүдән дә курыкмыйлар, отвертка, безне үз куллары белән ясаганнар. Балалар өчен динамик уенчыкларны да бу мәктәптә генә ясыйлар, дисәм, һич ялгыш булмас. Алар фанердан ясалган һәм төрле төсләргә буялган. Технология кабинетында аларның барысын да күрергә була. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган район бәй­гесендә Сергей Перепелкин беренче урыны алды. Ул Тукайны һәм аның Шүрәлесен агачка яндырып төшергән. Укытучы дәресне технологиядән махсус программа буенча, икенче буын стандартларына нигезләнеп үткә­рә.

    Хуҗа Хәсән авылына баручылар игътибар итәдер, биредә берсеннән-берсе матур итеп салынган йортлар күп. Баксаң, оста куллар мәк­тәптән үк тәрбияләнә икән.

    Оста куллар остазы

    Авыл малайларына җитмеш төрле һөнәрнең чын­лап та аз икәнлеген төшендерүче педагог Альберт Перепелкинның үзе белән дә таныштырып узыйк. Иске Буа авылы егете Казан дәү­ләт педагогия институтының физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре факультетын тәмамлаганнан соң, 10 ел Байморза башлангыч мәктәбендә укыта. Хуҗа Хәсән мәктәбендә эшли, монда килеп төпләнеп яши башлавына ун ел вакыт узып киткән. "Гөбенә" агрофирмасында эш­ләүче тормыш иптәше Ирина Петровна белән ике бала үстерәләр. Уллары Сергей быел мәктәпне тәмамлый, кызлары Алена өченче класста укый. Ул - даими эзләнүчән, максатчан, үз эшен иҗади якын килеп башкаручы педагог. Былтыр тормыш иминлеге дәресләре укытучылары арасында үткәрелгән бәйгедә "Елның иң яхшы укытучысы" исеменә лаек булды. Сертификат, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары күп аның. "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин кул куйган Рәхмәт хаты да бар. Балаларның техник иҗатын үстерү юнәлешендә эшләүче педагоглар арасында "Техник иҗат мастеры" дигән өстәмә грант булдырырга җыеналар. Татарстан Республикасында 2010-2015 елларга исәпләнгән "Киләчәк" мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында игълан ителгән бу грантны Альберт Перепелкин кебек эшсөярләргә бирәчәкләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: