Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллиның Изге Пасха бәйрәме белән котлавы

    "Хөрмәтле православие динен тотучы якташларым! Сезне Изге Пасха бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

    Бу олуг бәйрәм кешеләр йөрәгендә илаһи мәрхәмәткә һәм газаплардан котылуга өмет уята, шәфкать, игелек, иҗади хезмәт тантана итәчәгенә ышаныч тудыра, мәхәббәт һәм яңарыш гәүдәләнеше булып тора. Пасха эчкерсез эш-гамәлләргә һәм уй-ниятләргә, рәхимлелеккә һәм миһербанлылыкка, әйләнә-тирәдәгеләргә ихлас күңелдән ярдәм итәргә өнди, җәмгыятебезнең әхлакый камилләшүенә этәргеч бирә. Районда күпмилләтле мәдәни мирасны яңарту юнәлешендә зур эшләр башкарыла. Дәүләт, җәмәгать һәм дини оешмаларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә киләчәк буыннарга тарихыбыз ядкәрләрен лаеклы тапшырып кына калмыйча, илебезгә тынычлык һәм татулык нигезен тәшкил иткән рухи традицияләрне дә уңышлы үстереп булачак, дип ышанам.

    Пасха көннәрендә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашу күңелләрегезгә җылылык һәм сөенеч иңдерсен. Якты бәйрәм һәр йортка бәхет һәм муллык китерсен, игелекле эшләргә рухландырсын һәм яңа казанышларга ирешү өчен көч-куәт бирсен!".

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: