Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Табутыңны нинди адрес белән җибәрергә?” - дип сорадылар, ди очучы-штурман Геннадий Степанов. Кайбычта узган әфганчылар белән очрашудан безнең репортаж

    - Кабулга килеп төшкән беренче көнемне яхшы хәтерлим. Тирә-юньдә очлары кар белән кап­ланган кыялар, биек-биек таулар. Аларга карап гаҗәпкә калдым. Кич белән бөтен җирне тузгытып көчле җил чыкты, сөйләшсәң, авызга тузан тула, күзләрне ачыттыра. Икенче көнне командир килеп «Табутыңны нинди адрес буенча җибәрергә» дип сорады. Тәннәрем чымырдап китте. Мин әнием...

    1986-1987 елларда әфган сугышында очучы-штурман булып хезмәт иткән Геннадий Степанов Кайбычта әфганчылар очрашуында үзенең чыгышын менә шундый сүзләр белән башлап җибәрде.
    27 ел элек 1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләре әфган җиреннән чыгарыла. Бу көнне һава торышы әллә ничек алдады безне. Көне җылы, ә менә салкын җил үзәкне өзә иде. Әфган сугышы хатирәләре сыман... Тирә-юньдәге каеннарны җил селкетә, күзләрдә яшь, микрофоннан җырчы егет "Офицерлар" җырын суза, хәтер символы булган канәферләр дә әллә ничек башларын игән... Бу көнне Олы Кайбыч авылында әфганчыларга багышланган һәйкәл ачылды. Корал тоткан солдат сыны, аның янындагы зур мәрмәр диварга әфган сугышында һәлак булган дүрт Кайбыч солдатының бюсты урнаштырылган. Алар - Мәлкидән Валерий Волков, Олы Тәрбиттән Владимир Драндров, Кошманнан Мансур Миңнуллин, Борындык­тан Рамил Мөхәмәтҗанов. Ике як мәрмәр тактага әлеге сугышта катнашучы райондашларыбызның исем-фамилияләре язылган. Уртада - таулар арасындагы сугыш күренеше сурәтләнгән рәсем урнаштырылган. Бюст­ларны ясаучы Апас кешесе Вячеслав Носов. Кайбыч халкы күп җыелган иде бу чарага. Алгы рәттә чәчләренә чал кергән, бу сугышта улларын югалткан Настя апа белән Мария апа басып тора. Алар янында - әфган сугышында солдатларны рухландырып йөргән "Каскат" группасы солисты булган, Мөрәле кызы хәзерге вакытта Казанда яшәүче Сөембикә ханым. Янәшәдә бу сугышны үзе аркылы кичергән солдатлар тезелешкән. Татарстан Президентының документлар белән идарә итү һәм контроль идарәсе начальнигы Александр Волков та һәйкәл ачылышында катнаша. Аның бу чарада катнашуы юкка гына түгел. Сугышта һәлак булган Валерий Волковның бертуган абыйсы ул әлеге хөрмәтле кунак. Һәйкәл ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әфган сугышын кичеп кайткан егетләргә тирән хөрмәтен белдереп:
    - Һәйкәл ачуны сорап узган елларда да мөрәҗәгать иткән идегез. Сезнең сорауга бик җитди карадык һәм Кайбыч үзәгендә хәзер менә шундый матур һәйкәл балкып чыкты. Һәрбер ир-егетнең изге бурычы - Ватанын саклау. Сез батыр йөрәгегез белән туган җиргә тугры булуыгызны исбатлаган, Ватан каршындагы бурычыгызны үтәгән кешеләр. Киләчәктә күкләребез аяз, дөньялар тыныч булса иде! - диде ул.

    Чыннан да, һәркем күреп торадыр, Кайбычта шомлы елларда әфган җирендә хезмәт итүчеләр хөрмәттә йөри. Менә бу көнне дә, һәйкәл ачылышыннан соң, очрашу район үзәгендәге кафеда узды. Мул табын, җыр-моң, ә иң мөһиме өстәлләр артында очрашу җылылыгы аңкыла иде. Кайбыч районы буенча Әфган сугышына 180нән артык егет чакырыла. Бу төгәл сан түгел, чөнки әфганчылар исемлеге әле һаман да барлана. Әфганчыларның күбесе Кайбыч җирлегендә яши. Республиканың башка шәһәр-авылларында гомер итүчеләр дә бар. Бу көнне бәйрәмгә читтә яшәүчеләрне дә чакырганнар иде. Кошман авылыннан Илсур Саттаров бүгенге көндә Яшел Үзәндә яшәсә дә, шәһәрдәге чараларны калдырып нәкъ менә Кайбычка кайткан. "Әфганчыларны зурлаулары, хөрмәт күрсәтүләреннән бик канәгать калдык, рәхмәт барысы өчен дә!" -диде ул. Тумышы белән Ябалак авылыннан булган Николай Вахромовның "афганка"дан килүе дә ниндидер бер аерым мәгънәгә ия иде. Бу форманы күргәч, күпләр яңадан автомат тавышлары, туплар гөрелдәгән таулар иленә барып кайткандыр. Өстәл артындагылар үзләре белән таныштырганда кайда, нинди частьтә хезмәт итүләрен дә әйттеләр. Кабул, Кундуз, Тахар... Әфган җиренең кайсы өлешенә генә аяк басмаган Кайбыч егетләре. Кемдер үлем белән күзгә-күз очрашып исән калган, берәүләрне тугры эте коткарган, кемнедер әниләр догасы сак­лап калган. Олы Кайбычтан Фидаил Сибгатуллин: "Туганнан туган абыем әфган сугышыннан кайтты, мин киттем. Миңа абыемның киңәшләре бик ярдәм итте," - дип искә алды. Каргалыдан абыйлы-энеле Виктор һәм Владимир Торхеевлар икесе дә сугышта булган, алар икесе дә биредә, өстәл артында иде. Югыйсә ул чакта гаиләдән ике кеше сугыш кырына чакырылырга тиеш булмаса да... Язмыш­лар төрле. Монда утыр­ган һәркем турында зур повесть язарлык. Зал тулы "афганка"га җан тирләре сеңгән, үлем белән күзгә-күз очрашкан чын солдатлар утыра. Тын да алмый аларны күзәтәм. Әнә, бер өстәл кырыена кемдер тыйнак кына кул таягын терәп куйган, йөргәндә кемдер аз гына аксап китә, чәчләре вакытыннан алда агаручылар да, хатирәләр дөньясында яшәүчеләр дә бар. Кулына микрофон алып сүз әйтүчеләрнең һәрберсе җитәкчелеккә район үзәгенә куелган һәйкәл, күрсәтелгән хөрмәт өчен зур рәхмәтләрен белдерде. Әфганчы ветераннарның республика советы әгъзасы Фәнис Зәйнуллин: "Кайбер районнарда әфганчылар бу бәйрәм чыгымнарын үзләре күтәреп, үзләре җыелып билгеләп үтә. Ә бездә куак астына җыелып бәйрәм итүләр күптән бетте инде. Безне чакырып кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Ә әфганчыларга һәйкәл бик сирәк районнарда гына бар", - дип белдерде һәм һәркемгә саулык-сәламәтлек теләде. Бу көнне күпләр истәлекләрен барлады, сөйләште, аралашты, тыныч тормышта яшәгәненә шатланды. Дөньяда төрле хәлләр булып торган заманда яшибез. Яшәгән саен тыныч тормышның кадере арта. Ил җитәкчеләре зирәг­рәк булсын иде. Егетләргә башка "афганка" кияргә язмасын! Сугыш хатирәләрен вакыт дәваласын, яңалары инде булмасын!

    Әфганчылар истәлегенә багышланган һәйкәлнең гомуми төзелеш эшләрен Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге «Заман» оешмасы башкарды. Корал тоткан зур солдатны үзгәртүдә Иске Чәчкаб авылында яшәүче Айрат Хәсәнов үзеннән зур өлеш кертте. Уртадагы мәрмәр тактадагы десант-штурмлау төркемен сурәтләгән рәсемне Чабаксар шәһәреннән кайтарталар. Районда әфганчыларны барлау дәвам итә. Яңа фамилияләр табылгач, аларны да өстәмә такта белән әлеге һәйкәлгә беркетәчәкләр.

    Очрашу вакытында әфганчыларның һәйкәл янына пушка куярга кирәк, дигән мөрәҗәгатен район җитәкчелеге кабул итеп алды, озакламый бу авыр артиллерия коралы да һәйкәл янындагы мәйданда пәйда булыр дип көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: