Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Татарстан йолдызлыгы астында

    "Браво!", "Браво!", "Браво!" - Олы Кайбыч мәктәбе укучыларын берләштергән "Авыл денс" биючеләре Буа шәһәре сәхнәсендә чыгыш ясаганда, "Йолдызлык" фестиваленең генераль продюсеры, жюри әгъзасы Дмитрий Туманов, түзмәде, әнә шундый соклану сүзләре белән кул чабып утырды. Ә бию чыннан да шәп килеп чыкты.

    Биючеләр печән өсте кү­ренешен шул кадәр оста итеп күрсәтте ки, әйтерсең лә бу сәхнәдә түгел, ә чынбарлыкта бара! Башларына ак яулыкларын чө­еп бәйләгән, ак алъяпкычлы кызлар, түбәтәйле егетләр яшел тугайда пе­чән "чаба", ул арада заманча ритмда да биеп алалар. Хәрәкәтләре тигез, барысы да шома баса, биючеләрнең йөз­лә­реннән елмаю китми. "Авыл денс"ның иң яшь биючесе - "Миләшкәй" балалар бакчасына йө­рүче алты яшьлек Раил Сөнгатуллинның сәхнәдә бөтерчек кебек бөтерелүенә сокланмаган кеше булмагандыр, мөгаен. Бү­ләкләү вакытында аңа юкка гына махсус бүләк бирмәделәр шул. Әлеге биюне аларга Казаннан профессиональ биюче, хореограф Ринат Хәйруллин өйрәткән. Ул кайта алмаган вакытларда репетицияләрне мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Сөнгатуллина алып барган. "Йолдызлык" фестиваленең район турында беренче урынны яу­лап, зонага узган биючеләр Буада тагын да остарак биеде.

    26-27 мартта үткән зона турының беренче көнен­дә Буа, Чүпрәле, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш, Кай­быч районнарыннан килгән яшь талантларны сайлап алу туры булды. Балалар белән бергә фестивальнең Кайбычтагы жюри рәисе, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамилә Айзатуллова белән мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Сөнгатуллина да барды. Бу турдан узучылар икенче көнне иртәнге унда яңадан сәхнәгә чыкты: иң сәләтлеләрен Казанда суперфиналда чыгыш ясау өчен сайладылар.

    Меңнән артык бала катнашында узган фестиваль ике көндә дә кичкә кадәр дәвам итте. Сайлап алу турларыннан соң, 27 март­та кич җиңүчеләр катнашында гала-концерт узды. Беренче турда Колаңгыдан Арина Кудряшова, Иске Чәчкабтан Адилә Гаттарова, Чүтидән Адилә Исламова, Олы Кайбычтан Рушан Гыйниятуллин, Айсылу Камалиева, Хуҗа Хәсәннән Петр Краснов, Кошманнан Чул­пан Гарифуллина, икенче турда Чүтидән Гүзәл Пиркина, Олы Кайбычтан Лилия Шамилева, Иске Тәр­биттән Сергей Васильевлар төшеп калды. Аларның өметле йолдызлар булуына басым ясалды.

    Гомумән алганда, Буадагы фестиваль Кайбыч талантларына зур җиңүләр китерде. Бию коллективлары арасында "Авыл денс" , Буаның "Гольфстрим" төр­кеменнән генә калышып, икече урынны яулады. Җырчы кызларыбыз да югары бәя алды: Олы Кайбыч мәктәбеннән Инзилә Сираҗиева (җи­тәкчесе Фаилә Минһаҗева), Зөһрә Хәмидуллина (җи­тәк­чесе Алия Биккулова), Инзилә Вәлиуллина (җи­тәк­чесе Светлана Зиядиева) беренче урында. Камилә Сафиуллина бе­лән Зилә Сөнгатуллина өченче урынны яулады. 5-11 яшьлек балалар арасындагы вокаль ан­самбль­ләрдән Иске Чәч­каб мәк­тәбенең "Салават күпере" кызлары (җитәкчеләре Лю­ция Габидуллина), "Уйныйк әле дулкыннардай", "Шушы яктан, шушы туфрактан" җырларын берничә тавышка башкарып, дипломант булды. "Конферанс" номинациясендә Иске Чәчкаб мәктәбенең өченче класс укучылары Илназ Шәмсетдинов белән Ләлә Хөсәенова ( җитәкчеләре Энҗе Гыйльманова) беренче, Бәрлебашы мәк­­тә­беннән Илсөяр Рәхмә­туллина (җитәкчесе Гөл­чәчәк Гыйбадуллина), Фи­рүзә Мусина белән Ади­лә Гыйбадуллина (җитәк­че­ләре Исламия Мусина) икенче урыннарда. Аларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләрне жюри рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова кебек сәхнә белгечләре тапшырды.

    - "Йолдызлык" фестиваленең максаты - талантлы яшьләрне табу һәм аларга ярдәм итү. 2010 елда Россия Федерациясе премиясенә лаек булган бу фестиваль алга таба бөтендөнья фестиваленә әйләнер дип уйлыйм. Татарстан йолдызлыгы астында туган балалар бик бәхетле алар, - диде Зи­лә Даяновна тәбрикләү чыгышында.

    Буада призлы урыннарны яулаган балалар 16-20 апрельдә Казанда уза­чак суперфиналда чыгыш ясарга әзерләнә. Бу көннәрдә сайлап алу турын узучылар 21 апрельдә "УНИКС"та, 27 апрельдә "Пирамида" күңел ачу комплексында гала-концертта гран-при - "Татарстан йолдызы" кубогы өчен чыгыш ясаячак.

    Республикада яшәүче сән­гать яратучы барлык малай-кызларның яраткан фестивалендә тагын бер фикер яңгырады: коллективның, чыгыш ясаучыларның уңышы иң беренче чиратта остазыннан тора. "Йолдызлык" фестиваленең жюри рәисе урынбасары Раилә Гарипова да шул фикердә: балаларның сәлә­тен ачар өчен профессиональ алымнар кулланырга кирәк. Фестивальнең зона турында Кайбычтан бары бер генә бию коллективының чыгыш ясавы бездә заманча хореографларның бөтен­ләй диярлек булмавына бәйле. Өйрәтүче булса, бездәге балалар биемәслекме әллә?! Ә җырчылар күп, алар белән шөгыльләнүче педагоглар да бар осталыкларын эшкә җигә.

    Буада безнең Кайбыч ба­лалары да "Созвездие- Йолдызлык" журнал-китабына, "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесенә әңгәмә бирде. "Авыл денс" биючесе Гүзәл Сафиуллина журналистларга: без бу фестивальне көтеп алабыз, яңа дуслар табабыз, диде.

    Әйе, дуслык бәйрәме дә әле ул! Төрле район-шә­һәрләрдә яшәүче үсмерләрнең фестиваль ахырында кулга-кул тотынышып бергә бии-бии "Йолдызлык" гимнын башкарулары шуның ачык мисалы түгелмени!?

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 23 апрель 2018 - 15:52
      Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
      23
      0
      0
    • 23 апрель 2018 - 11:49
      «Йолдызлык» фестивалендә Кайбыч кызының иңенә тун салдылар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Йолдызлык» фестивалендә катнашучы барлык балаларны Татарстанның көчле командасы дип атады.
      253
      0
      0
    • 22 апрель 2018 - 09:22
      Кайбыч районында эчкән килеш руль артына утырган ике автомобиль, бер трактор йөртүче тоткарланган Районыбыз юлларында иминлекне саклау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган шоферларны ачыклау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рәвештә рейдларга чыга.
      186
      0
      0
    • 21 апрель 2018 - 12:30
      Кайбыч районында әниләр имтихан тапшырды Укучы балалары булган әти-әниләргә мәктәп елларын онытырга бирмиләр хәзер.
      76
      0
      0
    • 21 апрель 2018 - 12:28
      43
      0
      0
    • 19 апрель 2018 - 20:38
      Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.
      66
      0
      0
    • 19 апрель 2018 - 16:15
      Борындыктан Гарифулла бабай белән Латыйфа әбинең онык-оныкчыклары авыл халкына концерт куйды Туганлыкның кадерен белеп яши Борындыктан Гарифулла бабай белән Латыйфа әбинең онык-оныкчыклары. Инде үзләре әллә кайчан җир куенында булсалар да, зур нәселләренең бердәмлегенә, туганлык хисләрен кадерләп саклауларына, нәсел җепләренең дәвамлы булуына рухлары шаттыр аларның. Исән булсалар быел Гарифулла бабайга 130 Латыйфа әбигә 126 яшь тулыр иде. Алар яратып 130 оныгын һәм оныкчыгын сөяр иде... Бүген әллә ничә буын түгел, ата-бабадан калган малны бүлеп, юк кына сылтаулар табып, бертуганнары, хәтта әти-әнисе белән дә сүзгә килеп, бер-берсеннән читләшеп яшәүчеләр булган бу заманда әлеге нәселнең дуслыгы башкаларга үрнәк итеп куярлык.Туган хакын хаклап яшәүче тырыш, сүзгә үткен, баскан җирдән ут чыгара торган нәсел бу. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та, концерттан соң чыгышында, аларга соклануын белдерде, нәсел җеп­ләренең дәвамлы булуын теләде.
      268
      0
      0
    • 19 апрель 2018 - 11:15
      Кайбычлылар, авыр йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнә Татарстанда, шул исәптән райондагы автомобиль юлларында, агымдагы елның 15 апреленнән 14 маена кадәр авыр йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Мондый төр чикләүләр юллар һәм юл корылмаларының сакланышын тәэмин итү өчен кертелә. Чөнки яз аенда эрегән кардан соң җир йомшара һәм авыр йөк машиналары тудырган басым юлларның җимерелүенә китерә.
      118
      0
      0
    • 19 апрель 2018 - 11:04
      Олы Кайбычтан Гөлзада Миңгалиева - хат ташучылар арасында игълан ителгән республика бәйгесе җиңүчесе «ТАТМЕДИА» җәмгыятеннән бу юлы да шатлыклы хәбәр алдык: агымдагы елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру буенча хат ташучылар арасында игълан ителгән республика бәйгесе җиңүчесе бездән! Ул – Олы Кайбычтан Гөлзада Миңгалиева. Узган елның икенче яртысына язылу буенча Федоровскоедан Гөлсөяр Урманова җиңгән иде.
      123
      0
      0
    • 18 апрель 2018 - 11:46
      Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
      50
      0
      0
    • 14 апрель 2018 - 07:51
      Олы Кайбыч мәктәбендә «Экологик буккросинг» акциясе старт алды "Буккроссинг" термины берничә ел элек кенә барлыкка килгән. Нәрсә соң ул? Буккросинг – гадәти булмаган, үзенчәлекле китапханә. Анда хезмәткәрләр юк, аларның вазифасын китап укучылар башкара. Буккроссинг «укыдыңмы, башкаларга да бир» дигән бик гади принциптан тора. Ягъни, укучы, үзе укыган китап­ларны, башка кеше дә танышсын өчен, төрле җирләрдә, мәсәлән, урам, метро яки кафеда калдыра. Күп кенә илләрдә моның белән мавыгучылар буккросинг­ның рәсми сайтын да булдыра.
      79
      0
      0
    • 14 апрель 2018 - 07:50
      Кайбычлылар, урамда йөрүче этләрдән куркасызмы? Болында, тыкрык, урамнарда өере белән этләр йөргәнен күбебезнең күргәне бар, әлбәттә. Андый чакларда күңелне курку хисе биләп ала, чөнки этләрнең кешеләргә ташлану очраклары турында ишетелеп тора. Аларны дүрт аяклы дусларыбыз дип атап йөртсәк тә, кайчак дошманыбызга да әйләнергә мөмкиннәр. Йортыбызны саклаучы тугры дусларыбыз белән теләсә кайда йөрүче сукбай этләр арасындагы аерма нидә соң? Өерләре белән йөрүчеләренең бик агрессив булулары билгеле, алар кешеләр, аеруча балалар өчен куркыныч тудыра. Тирә-юнебез, без яшәгән җирлек бу яктан тынычмы, хуҗасыз этләр булган очракта нинди чаралар күрелә? Бу мәкаләдә шул сорауларга җавап эзләргә булдык.
      103
      0
      0
    • 13 апрель 2018 - 13:14
      Бай тарихлы Кайбычта төбәкне өйрәнү музее булачак Элеккеге хәрби комиссариат бинасын музей итеп үзгәртеп корырга җыеналар.
      188
      0
      0
    • 6 апрель 2015 - 08:24
      Кайбыч почтасы – республика күләмендә җиңү яулады
    • 15 ноябрь 2013 - 08:54
      Кайбыч энергетиклары аккошлар биюе биеделәр
    • 19 апрель 2018 - 11:09
      Чүтидә яшәүче бабай бизәкле башмаклар бәйли
      Хәзерге заманда эшне ир-атныкына яки хатын-кызныкына бүлеп тормыйлар. Савымчы, пешекче булган көчле затларны ишетеп, күреп белсәм дә, кул эшләре белән шөгыльләнүче бабай белән беренче тапкыр Чүтигә баргач танышып, аралашып кайттым. Бу авылда гомер итүче Мөнир Сөнгатов – бизәкле башмаклар бәйләү остасы.
      179
      0
      0
    Ночной режим