Ульянково балалар бакчасында әти-әниләр җыелышы узды

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры боерыгы нигезендә 2014 елның 1 гыйнварыннан мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә әти-әниләргә өстәмә компенсация түләүгә бәйле рәвештә районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, балалар бакчаларына барып, документлар кабул итә.
Ульянково авылы балалар бакчасында узган шундый чираттагы кабул итүдә газетабыз хәбәрчесе Фәридә Нигъмәтҗанова да катнашты. Максаты - әти-әниләр белән аралашып, яңалыкка карашларын ачыклау. Ульянковода бакчага 13 сабый йөри, 11енең әти-әнисе документлар тапшырырга килгән иде. Балалар бакчасы мөдире вазифаларын башкаручы тәрбияче Елена Скворцова әйтүенчә, өстәмә республика компенсациясенә барысы да дәгъва итә.
- Җыелышка килгәч, түләү тәртибен аңлатканнар иде инде. Ул адреслы һәм дифференсацияләнгән. Бер генә гаиләдә дә гаилә әгъзасына керем 10 мең сумнан артмый, шуңа күрә өстәмә компенсация һәр гаиләгә дә түләнәчәк дип саныйм, - ди Елена Николаевна.
Ул шушы системада әле ике ел гына эшли, моңарчы башлангыч сыйныфларда укыткан. Мәктәпкәчә тәрбияне "Бишектән мәктәпкәчә" программасы буенча алып бара, чөнки сабый чактан ук мәктәпкә әзерлек алып баруны хуп күрә.
Биш бала анасы булган Наталья Шаландина болай диде:
- Игезәкләр мәктәптә укый, алты һәм ике яшьтәге ике балабыз бакчага йөри, кечкенәбезгә әле өч ай гына. Әтиебез берүзе эшли, күргәнегезчә, алтыбызны да ул тәэмин итә. Бер кешегә керем 10 мең сумнан артмый, билгеле. Өстәмә компенсация булыр, дип өметләнәбез, әлегәчә күпбалалы гаиләләргә каралган федераль ташламалардан файдалана идек. Бакча өчен түләнгән акчаның 70 проценты кире кайта иде, бүген документлар алып килдем, яңа закон буенча компенсация күпме булыр - әлегә билгесез.
- Өч бала үстерәбез, ирем белән икебез дә эшлибез. Җиде мең хезмәт хакы алып, 2300 сумын бакчага түләсәк, нинди акчага яшәрбез икән? Компенсация күпме буласын әлегә белмибез, күбрәк түләргә туры килсә, бала бакчага йөри алмаячак. Кызганыч, чөнки бакча - белем алуның беренче баскычы, сабый анда аралаша, сәләтләре ачыла, - дип саный Фатыйма Сәмигуллина.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.19400
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.13700
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.2800
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.15300
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.25200
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.88000
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.10900
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43400
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44300
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.51100
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14500
-
5 гыйнвар 2021 - 11:45Кайбыч быел утыз еллык юбилеен каршыларга җыена Быел Кайбыч районы оешуга 30 ел тула Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан районда ниләр көтелә?15700
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены уздыЯбалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.11100
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54Кайбычта авыл җирлекләрендә җыеннар башлана 18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана.25300
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.19400
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.15300
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.13700
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены узды Ябалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.11100
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.2800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика