Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ульянковода капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

    Ульянково авылы халкын бәхет басты: ниһаять капиталь ремонттан соң мәдәният йортлары ачылды. Төзүчеләр эшне тиз тотты: җәй айларында эшкә керештеләр дә, көзгә өлгертеп тә куйдылар.

    Мәдәният йортын файдалануга тапшыру тантанасына авыл халкы шактый күп җыелган иде. Әмма тамашачылар залында сәхнәдән соңгы тапкыр кайчан концерт караганнарын күбесе хәтерләми дә. Чөнки җылыту системасы эшләмәү сәбәпле, туксанынчы еллар ахырында ук тамашачылар һәм дисктотека залы ишегенә йозак элеп куйганнар. Юк, шартлар булмаса да, мәдәни тормыш бер дә туктап тормаган биредә, бәйрәм чаралары гел фойеда узган. 2012 елда «Рябинушка» фольклор ансамбле дә оеша әле монда. Район җитәкчелеге ун кешелек бу ансамбльгә 60 мең сумга милли бизәкләр төшерелгән күлмәкләр дә тектерде. Дөрес, 2007 елда мәдәният йортының түбәсен алыштырганнар, фойе һәм икенче катында җылыту системасын үзгәрткәннәр, тәрәзәләрен алыштырганнар, әмма ниндидер сәбәпләр белән бу залларга кул җитмәгән. Авыл халкы югарыдагы органнарга хатлар да яза, әмма ремонт үткәрелгән бит инде, дигән сәбәп белән бу эш һаман сузыла килә. Ә мәдәният йорты үзе 1966 елда төзелгән булган. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында болай диде:- Ульянково - райондагы иң зур авылларның берсе, шуңа да мәдәният йорты кирәк. Бу - авыл халкын бергә туплаучы, бәйрәмнәр узучы, яшьләр бер-берсе белән очраша торган урын. Аны ремонтлауда финанс ярдәме сорап, Татарстан Президенты янына барырга туры килде. Соңгы елларда районда сигез клуб ремонтланды, күп функцияле дүрт үзәк сафка басты. Икенче елга Салтыйган авылында мәдәният йорты ремонтланачак, Президентыбыз фатихасын бирде инде. Алдагы ике-өч ел эчендә без барлык клуб-мәдәният йортларны ремонтлауны, кирәк булса, яңаларын төзүне максат итеп куябыз. 2015 елга билгеләнгән федераль, республика, муниципаль программалары тулысынча тормышка ашырылды. Бу мәдәният йортын саклагыз, ул гөрләп торган мәдәни учакка әйләнсен иде. Бәйрәмгә бүләксез килмиләр. Гадәттә клублар ачканда районнан бильярд бүләк итәләр иде, бу юлы - теннис өстәле. Ә бильярд өстәле агрофирмадан булачак. Район башлыгы төзелешне сыйфатлы итеп башкарган подрядчы - Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге «Заман» оешмасы төзүчеләренә, кирәк чакта ярдәм кулы сузган агрофирма директоры Рифкать Басыйровка, авыл халкына рәхмәтен белдерде. Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова әйтеп узганча, бу ике катлы бинада почта, саклык банкы, ветераннар Советы авыл җирлеге, китапханә, полициянең участок уполномоченные бүлмәсе дә урнашкан. Авылның ветераннар Советы рәисе Нина Стерякова да теләкләрен җиткерде: - Безнең шатлыгыбыз бик зур. Мәдәният йорты танымаслык булып үзгәргән. Концертлар гел булып торсын, тамаша заллары тулы булсын. Яшьләрнең кичләре күңелле узсын. Мәдәният йорты ачылу тантанасы җырлар белән бергә үрелеп барды. Ульянковоның талантлы кызы Дарья Стерякова да «Ворожея» ансамбле белән кайткан иде. Узган җәй, сәхнә булмагач, концертларын урамда- мәдәният йорты янында куеп китүләрен дә искә алдылар. Репертуарларында рус телендәге җырлар гына түгел, татар җырлары да бар. Тамашачыларның зур күпчелеге руслар булса да, татарча җырлауларына да гөрләтеп кул чаптылар. Кайбычта халыклар дуслыгы, толерантлыкның матур үрнәге бу! Яшел Үзәннән «Русь» ансамбле солистлары да былтыр фойеда чыгыш ясаган икән.- Ульянково авылы халкы өчен шат без! Мәдәнияткә игътибары зур булган халыкның киләчәге өметле. Татарстанның барлык төбәкләрендә дә мәдәният йортлары төзелә, төзекләндерелә икән, моңа шатланырга кирәк, - диде солистка Александра Сабельникова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: