Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Урман – күкрәк, тыныбыз, сулышыбыз ул!

    "Агачларны сындырма - кулың корыр", - дигән сүзләргә ни кадәр тирән мәгънә салынган. Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы ул.

    Бөтендөнья күләмендә быелгы елның Халыкара Урманнар елы дип игълан ителүе юкка гына түгел. Әйләнә-тирә мохитны саклап, без үзебезнең, киләчәк буыннарның сәламәтлеген кайгыртабыз. Урман - күкрәк, тыныбыз, сулышыбыз ул, дип язып калдырган олуг шагыйребез Шәүкәт ага Галиев та. Татарстан Урман хуҗалыгы министр­лыгы 8 октябрьне Урманнар утырту көне дип билгеләде. Аның максаты - парклар, авылларны яшел­ләндерү, агачлар утыртуга мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне җәлеп итү. Әлеге акция экологик культурабызны үстерү, табигатькә сак караш уя­туны да күз уңында тота. Безнең район халкы да көз көне агачлар утыртудан читтә калмады. Муниципаль район Советы, башкарма комитет, төрле оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре Олы Кайбычның иң матур урыны булган Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге паркка 130 төп миләш, юкә, өрәңге агачлары утыртты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рузалия Малова әйтеп узганча, яшь агачлар бераз үсә төш­кәч, араларына ял итү өчен беседкалар да урнаштырачаклар. Агачларның арасын шуны күз­дә тотып билгелә­гән­нәр. Үсентеләрне Кайбыч урман хуҗалыгы урманчылары Апас районындагы Балтай питомнигыннан кайтартты. Агачлар утырту буенча барлык авыл җирлекләренә дә телефонограммалар җи­бә­рел­де. Димәк, бу чара бөтен район күләмендә уза. Шул утырткан агачларны кадерләп, саклап үстерергә генә кирәк. Узган елларда әнә шулай күмәк көч белән ял паркына, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янына, аның тирә­сендәге бакчага, юл буйларына утыртылган төр­ле агачлар хәзер зур булып үсте инде. Аларга карап сокланмаган кеше юктыр ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: