Районның хәрби исәпкә алу өстәле начальнигы Рушания Миңнуллина редакциягә әле яңа гына армиядән кайткан егет белән бергә керде. "Борындык авылы егете Рамил Тимершин" дип таныштырды ул безне аның белән.
Рамил, хәрби хезмәткә алынганчы, Казан дәүләт аграр университетының механикалаштыру һәм техник сервис факультетында агро-инженер белгечлеген алган.
- Хәрби хезмәтемнең тугыз ае Казан шәһәрендә махсус моточастьтә үтте. Шул вакытта Тольятти шәһәрендә яшь солдат курслары узып кайттым, хәрби өйрәнүләрдә катнаштым. Тугыз айдан соң, Түбән Новгород өлкәсенең Богородск шәһәренә күчерделәр. Анда оператив эш йөкләнгән хәрби бригадада хезмәт иттем. Армия мәктәбен үтүемә үкенмим. Мин анда бик күп нәрсәләргә өйрәндем, "ЗИЛ", "Урал" автомобильләре белән идарә иттем. Бу минем өчен яхшы практика булды. Армиядә яңа дуслар таптым. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән, Кавказдан иделәр. Төрле милләттән идек, дус булдык. Хәзер армиядән хат язмыйлар, һәр атнаның шимбә, якшәмбе көннәрендә кәрәзле телефон аша аралашып тордык. Шулай бер ел вакыт үткәне сизелми дә калды, - ди Рамил.
Яшь солдатның әтисе Рузалит алдынгы механизаторларның берсе, әнисе Алсинә - Борындык авыл китапханәчесе.
- Әтием дә үз вакытында армия мәктәбен Германиядә үткән. Без малай чакта хәрби хезмәттә булган кызыклы вакыйгаларны сөйләргә ярата иде, - ди Рамил.
Рамил үз белгечлеге буенча эшкә урнашырга җыена. Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп кайткан егетләргә эшкә урнашу күпкә җиңелрәк ул.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы
Нет комментариев