Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Авыл денс” биючеләре “Йолдызлык”та республика буенча беренче урынны яулады!

Кичә "Авыл денс " бию төркеме һәм “Конферансье” номинациясендә җиңү яулаган йолдызчыгыбыз Алинә Гарифуллина (җитәкчесе мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова) “Пирамида” да Кайбыч исемен кабат янгыратты.

Биючеләрнең җитәкчеләре – Татарстанның атказанган артисты Алгиз Файзуллин һәм Рамилә Әбләзова. Биючеләр беренче урынга чыкса, Олы Кайбыч мәктәбенең беренче классында укучы Алинә икенче урынга чыкты.

Алар дипломнар, истәлекле бүләкләргә лаек булды. “Жинү беркайчан да жиңел килми. Безнең коллективны алга өндәүче девизыбыз – җиде кат тиреңне түккәннән соң гына уңышка ирешеп була!” – диде Рамилә Рузалитовна. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев