Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Багай басуында эш гөрләп бара

Районыбыз басуларында уңышы җыеп алынган басуларда туңга сөрү, туфрак эшкәртү эшләре дәвам итә. Шул ук вакытта бу эш “Дубрава” җәмгыятенең икенче филиалында да оешкан төстә бара. Биредә план буенча 10291 гектар мәйданда туфрак эшкәртү каралган.

Бүгенге көнгә филиалның тырыш механизаторлары 9864 гектар мәйданда эш башкарырга өлгергән. Бу – планда каралганның 96 проценты дигән сүз. Без Багай авылы янындагы кырга барганда биредә берюлы алты трактор туңга сөрә иде. 
- Безнең филиалда бу басу 157 гектар мәйданны били. Моннан кала, шикәр чөгендереннән бушаган 160 гектар мәйданлы басу бар. Анда туфракны дискатор ярдәмендә эшкәртсәләр, биредә сөрәләр. “Т-150” тракторында Илгиз Гыйсмәтуллин, “МТЗ- 1221” тракторларында Раил Вәлиәхмәтов, Александр Никитин, Алексей Бухаров, Владимир Порунов, Александр Суганов коры көннең һәр минутын файдалы эшкә сарыф итәргә тырышалар. “Т-150” тракторы өчен көнлек норма 7,7, “МТЗ- 1221” тракторларына – 6 гектар. Егетләр үзләренә йөкләнгән норманы арттырып үтиләр. Бүген- иртәгә туфрак эшкәртү эшен төгәлләргә исәп, - диде Багай бүлекчәсе агрономы Илсур Сәлахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев