Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Байморза авылында модульле кибет ачылды

2017 елдан Татарстан Республикасында модульле сәүдә нокталары төзелеше программасы тормышка ашырыла башлады. Ул авылларны стационар сәүдә нокталары белән тәэмин итү максатын тота. 16 мартта районыбызның Байморза авылында шушы программа нигезендә төзелгән кибет беренче сатып алучыларын кабул итте.

Кибетне ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков катнашты. 


Тантанага җыелган халыкны әлеге вакыйга белән котлап Альберт Рәхмәтуллин иң изге теләкләрен җиткерде. Башка кунаклар да аның тәбрикләү сүзләренә кушылды. 
Биредә көнкүреш товарларыннан да, азык-төлектән дә киштәләр сыгылып тора. Заявка бирсәң, җиһаз, башка кирәк-яракларны да алып кайталар. Сәүдә ноктасының мәйданы 50 квадрат метр тирәсе. Ул электр белән җылытыла. Бина якты, җылы. Байморзада кибетче Наталья Галәтдинова 135 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Мондый модульле кибетләр үзебезнең Татарстанда эшләнә. Биредә кибетне “Стройком” җаваплылыгы чикле җәмгыяте төзегән. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саннарының берсеннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Байморза авылында модульле кибет ачылды